Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Азнакай укучысы Баулы районында туган бабасын белүчеләрне эзли

“Баулы-информ” редакциясенә Азнакай гимназиясенең 6нчы сыйныф укучысы Искәндәр Шәмсиевтан хат килде. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан карт бабасы Ризатдин Талиповны белүчеләр булса, хәбәр итүләрен сорый.

“Минем әбиемнең әтисе Ризатдин Талипов 1901 елда ТАССРның Баулы районы Сөләйман авылында туа. Бу  торак пункт хәзерге Баулы районы территориясендә, Бөгелмә тимер юл станциясеннән 55 чакрым ераклыкта урнашкан була. Белешмә басмаларда 1956 елдан соң телгә алынмый. Югалган авыл.

Авылда эшләп ныгыган бабамны тормыш җилләре Казахстан якларына  алып китә. Ул гаиләсе белән Акмолин өлкәсе,  Макинский районы Иркендек авылында  яши, колхозда эшли. Гаиләдә 4 кыз туа. Әбием Гөлсирин төпчек кыз була. Сугыш башлангач та, бабам фронтка алына. Ул сугышчан юлын 1941 елның 6 декабрендә Брянск фронтында 121нче гвардия укчы дивизиясенең 342нче гвардия полкында кызыл армияче булып башлый. Батыр йөрәкле бабам  дошманнарга каршы үз-үзен аямыйча сугышкан. Моңа дәлил булып аның орден-медальләре тора.  Ул “Сугышчан казанышлар өчен” медале, III нче  дәрәҗә Дан Ордены, “Батырлык өчен” медале, II нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.                                               

Фронтта  озын  чакрым юллар үтеп,  җиңү көнен якынайта ул. Казахстаннан чыгып китеп, туган илебезне дошманнардан азат итә – чит илләргә барып җитә.
1 нче Украина фронты гаскәрләре Чехословакия башкаласы Прага шәһәрен азат итә, 4 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре белән берлектә, бөтен ил территориясен немец-фашист басып алучыларыннан азат итә. Бу җиңүдә минем бабамның да өлеше зур. Мин аның белән горурланам.
Әбием Гөлсирин әтисе сугышка киткәч, 1942 елның 2 апрелендә туа, әтисен бик аз хәтерли.

– Сугыштан кайтканда, әтинең күкрәге тулы орден-медальләр, ә башында папаха иде, – дип сөйләде әбием. – Ул туган якларына кайту турында еш әйтте. Тик сугыштан бер ярасыз кайткан әтинең гомере кыска булды. Язгы чәчүләр беткәч, туган җиребезгә кайтып китәрбез дип яшәгән әти басуда эшләгәндә фаҗигага юлыга, трактор астында калып, вафат була. 

Мин бабам турында истәлекләр барлауны дәвам итәм, тагын да күбрәк мәгълүмат туплармын дип өмет итәм. Бу тарих әле дәвам итә, чөнки бабам кебек батырларны онытырга хакыбыз юк.

Бабам Ризатдин Талипов турында нинди дә булса мәгълүмат белсәгез, редакциягә хәбәр итүегезне үтенәм”.

Искәндәр Шәмсиев,
Азнакай гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучысы

Фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев