Авыл юллары ремонтлана
Районның дүрт авылында “Урам-юл челтәрен ремонтлау” республика программасы буенча юлларны төзекләндерү планлаштырыла.
Бу максатка республика бюджетыннан 20 миллион сум акча бүленгән. Татар Кандызы авылында – Совет урамы, Алексеевка авылында – Заречная урамы, Уба авылында – Үзәк урамның бер өлеше, Хәнсевәр авылында Карл Маркс урамы юлларына вак таш-ком катнашмасы җәеләчәк. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиев сүзләренә караганда, муниципаль юл фонды хисабына Потап-Томбарлы авылының, Новозареченск бистәсенең кайбер урамнарын асфальтлау планлаштырыла. Әлеге эшләргә 12 миллион сум акча биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев