Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Авыл хезмәтчәннәрен зурладылар

Баулы районы аграрийлары агымдагы елның 11 аенда башкарган эшләргә нәтиҗә ясадылар. Чара тармак алдынгыларын бүләкләү белән башланды.

Илдәге һәм дөньядагы санитар-эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә, быел күп кенә массакүләм чаралар күчерелде яки бөтенләй үткәрелмәде. Бу производство алдынгыларын хөрмәтләү рәвешендә билгеләп үтелүче  Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә дә кагылды. Шулай да авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре быел да игътибарсыз калмады: районның аграр тармак җитәкчеләре киңәшмәсе алдыннан, алдынгы терлекчеләрне, механизаторларны, хуҗалык җитәкчеләрен, тармак белгечләрен бүләкләделәр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллинга “Россия агросәнәгать комплексы мактаулы хезмәткәре” исеме бирелү турында күкрәк билгесе тапшырылды.

Күпьеллык тырыш хезмәтләре һәм Татарстан агросәнәгать комплексы үсешенә өлеш керткәннәре өчен, түбәндәге хезмәткәрләр республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамоталарына лаек булдылар: “Исламгалиевлар” крестьян-фермерлык хуҗалыгы механизаторы Айрат Гыйльметдинов; “Садыков Р.А” крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Равил Садыйков; “Мөхәммәтшина Г.К” крестьян-фермерлык хуҗалыгы механизаторы Мәсгуть Сәетгәрәев; “Берлек” җәмгыяте механизаторы Зәйтүн Төхбәтуллин; дәүләт ветеринария берләшмәсе машина йөртүчесе Азат Хәйруллин.

Район башлыгы Рамил Гатиятуллин иң яхшы производство күрсәткечләренә ирешкән хуҗалыкларны мактау дипломнары белән бүләкләде: “Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең барлык күрсәткечләре буенча иң яхшы авыл хуҗалыгы берләшмәсе” номинациясендә “Берлек” хуҗалыгын (директоры Зөфәр Җәләев), “Терлекчелек продукциясе җитештерү буенча иң яхшы авыл хуҗалыгы берләшмәсе” номинациясендә – “Хаҗиев” КФХ (башлыгы – Сафуан Хаҗиев), “Үсемлекчелек продукциясе җитештерү буенча иң яхшы авыл хуҗалыгы берләшмәсе” номинациясендә – “Исламгалиевлар” КФХ (башлыгы – Вахит Исламгалиевлар), “Хуҗалык алып баруның кече формалары арасында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең барлык күрсәткечләре буенча иң яхшы хуҗалык” номинациясендә – “Тимербаева” КФХ (башлыгы – Рима Тимербаева). Производствоның бер төркем алдынгылары район башлыгының мактау грамоталарына лаек булдылар (бүләкләнүчеләрнең тулы исемлеген һәм фотосурәтләрне “Баулы-информ” сайтыннан карарга мөмкин).

“2019-2022 елларда Баулы муниципаль районы шәхси ярдәмче хуҗалыкларын тотрыклы үстерү” муниципаль максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында, район башлыгы Рамил Гатиятуллин 15 шәхси ярдәмче хуҗалыкка савым аппаратлары сатып алуга сертификатлар тапшырды.

Киңәшмәнең пленар өлешендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәрит Кыямов, идарәнең финанс-икътисад һәм производство-маркетинг бүлекләре белгечләре 2020 елның 11 ае нәтиҗәләре турында докладлар белән чыгыш ясадылар (авыл хуҗалыгы тармагының финанс-икътисади хәле турында тулырак итеп газетаның киләсе саныннан укырга мөмкин булачак).

Киңәшмәдә төрле компанияләр вәкилләре, алдынгы технологияләр һәм җиһазлар эшләүчеләр һәм җитештерүчеләр дә чыгыш ясады.

Чара ахырында Рамил Гатиятуллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәрит Кыямовның эштән китү турында үз теләге белән гариза язуын хәбәр итте һәм, Фәрит Фатыховичка хезмәте өчен рәхмәт белдереп, идарәнең яңа начальнигын тәкъдим итте. Ул – Татар Кандызында туып үскән 38 яшьлек Альберт Талипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев