Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Армия хезмәте, дуслык һәм диңгез романтикасы

26 июльдә, айның соңгы якшәмбесендә, Россиядә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Баулы диңгезләрдән еракта урнашса да, әлеге бәйрәмне якыннары хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән яки хезмәт итүче баулылар да билгеләп үтә.

22 яшьлек Богдан Мусин хәзерге вакытта инде икенче ел Кара диңгез флотында хезмәт итә. Ул Баулының 6нчы мәктәбен һәм Бөгелмә шәһәрендәге машина төзелеше техникумын тәмамлаган, максатчан рәвештә армиядә хезмәт итәргә әзерләнгән, физик әзерлек белән шөгыльләнгән, бокс секциясенә йөргән. Армиягә китәр вакыты җиткәч, сроклы хезмәт урынына ике елга контракт төзегән. Хезмәт итү урыны итеп Севастопольне сайлаган. Башта Кырым күперен саклауда да катнашкан “Р-60” кече ракета кораблендә хезмәт иткән, аннары, 2019 ел башында “Орехово-Зуево” яңа ракета корабленә эләгү мөмкинлеге туган.

Сүз уңаеннан, әлеге корабль “тумышы белән” Татарстаннан, ул Яшел Үзән судно төзү заводында ясалган һәм 2018 елның җәендә суга җибәрелгән. Эчке су юллары белән Новороссийск шәһәренә барып җиткән, сынаулар узгач, Кара диңгез флотының төп базасына күчерелгән. Декабрьдә, Богдан Мусин анда хезмәт итәргә барырга берникадәр вакыт калгач, корабльдә хәрби-диңгез флагы күтәрелгән.

“Орехово-Зуево” кече ракета корабле 41нче ракета катерлары бригадасының 166нчы Новороссийск кече ракета корабльләре дивизионы составында исәпләнә, төп базасы Севастопольдә урнашкан. Яңа корабльдә бары контрактчылар гына хезмәт итә.

Богдан әйтүенчә, контракт буенча хезмәт итү – нарядта булуны исәпкә алмаганда, эшкә йөрү кебек. Контрактчы морякның спорт белән шөгыльләнергә, туганнары һәм дуслары белән очрашырга, сәяхәт итәргә вакыты бар. Билгеле, ачык диңгездә булмаганда. Ә герой шәһәр Севастопольдә барыр һәм күрер җирләр җитәрлек.

Богдан “Орехово-Зуево” кораблендә хәрби бурычын үтәгәндә, ике тапкыр ерак походта булган.

Хезмәтендәге кыенлыклар турында сорагач, Богдан ул хакта бернәрсә дә сөйләмәде, бар проблеманы да хәл итеп була, дип җавап бирде. Аңлы рәвештә Ватанга хезмәт итәргә әзерләнгән егет үз алдына куелган бурычларны яхшы итеп башкаруы аңлашыла. Өлкән матрос Богдан Мусинга югары хәрби әзерлек күрсәткечләре, яхшы хезмәте өчен һәм Ерак диңгез зонасында хәрби хезмәт бурычларын үтәү нәтиҗәләре буенча хәрби часть командиры тарафыннан бирелгән грамота һәм 2019 елның 24 декабрендә тапшырылган “Чисмен сугышының 250 еллыгы истәлегенә” медале шул хакта сөйли.

Богдан Мусинның тагын берничә ай хезмәт итәсе калган. Демобилизациядән соң, югары уку йортына керергә җыена. Ә хәрби-диңгез флотындагы хезмәте турындагы хатирәләре аны гомере буе озата барачак. Армиядә узган еллар күп әһәмияткә ия. Армия хезмәте героебызны кыенлыкларны җиңеп чыгарга өйрәткән, чын мәгънәсендә ирләр дуслыгының, үзара ярдәмләшүнең, команданың, какшамас диңгез бердәмлегенең, Ватанга тагрылыкның нәрсә икәненә төшенергә ярдәм иткән.

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев