Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Армия дуслыгы – гомерлек

2 августта, Һава-десант гаскәрләре (ВДВ) көне яки Десантчы көне билгеләп үтелә.

Әлеге датаны истә калдыру кыен түгел, чөнки ул бәйрәм көне дәүләт календарендә теркәлгән һәм ел саен үзгәрми. 2020 елда Һава-десант гаскәрләре оешуга 90 ел була.

Һава-десант гаскәрләре көне – баулылы Илнур Камалетдиновның иң яраткан бәйрмнәреннән берсе. Ел саен ул әлеге бәйрәмне Баулы десантчылары белән билгеләп үткән. Десантчылар берлеге составына берләшкәннән соң, бәйрәм итү гадәткә кергән. Аларның социаль челтәрдә төркеме бар, анда очрашу урыны, аның нечкәлекләре турында язышалар. Ел да аларның программасына Мәңгелек ут янына чәчәкләр кую, балалар приютына күчтәнәчләр илтү керә.

– Кызганычка каршы, инде өченче ел рәттән әлеге чараларда катнаша алмыйм, – ди десантчы Илнур Камалетдинов. – Мин Нижневартовскида вахта белән эшлим, һәм инде өченче ел бәйрәмдә вахтада булам. Десантчылар анда да бар, бәйрәм белән котлашабыз, тик Баулыдагы кебек эчтәлекле итеп уздырмыйбыз. Тик бу көнне уйларым белән мин биредә булам.

Оренбург өлкәсе Северный районының Керәжле авылында туып-үскән Илнур Камалетдинов Баулыга мәктәпне тәмамлау белән күченеп килгән. Башта аграр көллияттә машина йөртүче, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрләрен үзләштергән. 2001 елның маенда әлеге уку йортыннан армиягә киткән. Дөрес, моның өчен дәүләт имтиханнарын алдан тапшырырга туры килгән.

Ул һәрчак Һава-десант гаскәрләренә эләгергә теләгән, һәм аның хыялы чынга ашкан. Самара өлкәсенең Рощино шәһәрендә тиешле бер елын хезмәт иткән һәм туган якларына кайта алган. Тик ул башка юлны сайлаган: тагын ярты елга контракт төзегән. Тәҗрибә туплаган егет (әлеге вакыт эчендә парашюттан гына да 14 тапкыр сикергән) тагын алты ай Чечен Республикасында хезмәт итәргә булган. Анда әле һаман да тәртип урнаштырырга, җирле халыкны тауларда качып калган бандитлар төркемнәреннән сакларга кирәк булган.

– Хезмәт иткәндә бернинди кыенлыклар да булмады, – дип искә ала Илнур Камалетдинов. – Мөгаен, мин авыл җирендә үскәнгәдер. Анда да шундый ук кешеләр яши. Аларның да көндәлек борчулары безнең авыл халыкыныкы кебек. Кайчагында алар безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә иде, мәсәлән, батып калган автомобильне чыгаруны яки нәрсәне дә булса төзәтүне сорап. Бергә хезмәт иткән кешенең барысы да өйләренә исән-сау әйләнеп кайтты. Дөрес, зур булмаган җәрәхәтләр алучылар булды. Бер хезмәттәшем белән әле дә аралашабыз, күрше Октябрьский егете белән гомерлек дуслар булып калдык. Десантчылар берлегендәге егетләр белән дә, төрле елларда хезмәт итсәк тә, дусларча мөнәсәбәт урнашты. Безне бер нәрсә берләштерә: без – десантчылар.

Фото: гаилә архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X