Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Аның укучылары һәрвакыт җиңүчеләр сафында

Баулыда яшәүче Эльза Федотова ел дәвамында ике тапкыр һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Берсе Укытучы көне булса, икенчесе Физкультурачы көне. Ул ел саен августның икенче шимбәсендә бәйрәм ителә.

Физкультурачы көне – мәктәпләрдә, урта һөнәри һәм югары уку йортларында физик культура укытучыларының, тренерларның һәм шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып баручы бөтен кешенең бәйрәме. Гадәттә бу көнне массакүләм спорт чаралары үткәрелә. Инде берничә ел рәттән Баулы районы физкультурачылары үзәк стадионда җыелып “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” (ГТО) физкультура комплексы нормативларын үтиләр һәм башкаларны да үзләренә кушылырга чакыралар.

Шәһәрдәге 5нче мәктәптә 24нче ел физкультура укытучысы булып эшләүче Эльза Федотова нормативларны беренче елны ук үтәп, алтын значок алган инде, шуңа да карамастан ул ирешелгән дәрәҗәсен саклавын дәлилләү өчен ел саен әлеге спорт чарасында катнаша. Алай гына да түгел, ул үзенең бөтен гаиләсен дә спортка тарткан. Тормыш иптәше Геннадий Николаевич һәм кече кызы Кристина көмеш билге, олы кызы Юлия алтын билге иясе. Узган уку елында гаилә кече кызлары укыган 2нче мәктәп данын яклап, “Бөтен гаилә белән ГТО тапшырабыз” бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган.

Эльза Федотова техникумны тәмамлагач, 1996 елда Баулыга кайтып, 5нче мәктәпкә физкультура укытучысы булып урнаша. Моңа кадәр күбрәк җиңел атлетика, чаңгы белән шөгыльләнгән булса, мәктәпкә килгәч, өлкән остазларының эшен дәвам итеп, игътибарын күбрәк волейболга бирә.

Көндез дәресләр, ә кичләрен балалар һәм ата-аналар волейбол командалары белән күнегүләр үткәрә. Хезмәтенең нәтиҗәсе дә яхшы, 5нче мәктәпнең волейбол командалары ата-аналар һәм балалар арасында үткән район ярышларында һәрвакыт призлы урыннар алалар. Узган уку елында да укучылар командасы районда беренче урын алды. Волейбол буенча зона, республика ярышларында район данын якларга җыенганнар иде, ләкин коронавирус пандемиясе әлеге ярышларны үткәрү мөмкинлеген бирмәде.

Физкультура укытучысы булу өчен яхшы физик әзерлекле педагог булу гына җитми, медицина өлкәсендә дә ниндидер күләмдә белемле булу таләп ителә.

Эльза Федотова бүгенге көндә 5нче мәктәптә бердәнбер физкультура укытучысы, шулай ук ул класс җитәкчесе дә, шуңа күрә көннәр буена эш урынында була. Якын елларда үз укучыларының берәрсе мәктәпкә укытучы булып кайтыр дип өметләнә. Ул да, үзенең укытучысы үрнәгендә, берничә укучысына физкультура укытучысы булырга киңәш иткән. Бүгенге көндә аларның берсе техникумда, икенчесе вузда укый. Шулай итеп укытучы, әле яшь булуына карамастан, үзенә алмаш әзерли.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X