Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Аның хезмәте һәрвакыт кирәк

Һәр елны мартның өченче якшәмбесендә торак коммуналь-хуҗалык хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Безнең бүгенге материалыбыз герое – Ирек Фәррахов әлеге өлкәдә биш елга якын хезмәт куя.

Су бүлү буенча мастер Ирек Фәррахов күптән инде лаеклы ялда, әмма авыр, җаваплы һәм кирәкле булган хезмәтен дәвам итә. Аны кайчандыр үзе эшләгән оешмага яңадан чакырып алганнар, чөнки тәҗрибәле хезмәткәрләр һәрвакыт җитешми.

Механик белемен алып чыккач Ирек Фәррахов гомере буе нефть өлкәсендә хезмәт куя, соңгы елларда машинист, аннары мастер буларак эшли. Бүгенге көндә су бүлү буенча мастер  кулы астында 27 кешедән торган бригада, аларның иң төп максаты –  су бүлү буенча эшне өзлексез тәэмин итү.

– Безнең канализацион-насос станциясендә дежур торучылар, машинистлар системаның эшен карап-тикшереп торалар, бөтен нәтиҗәләрне аерым журналга терки баралар, – дип сөйли мастер.

Аның сүзләренә караганда, хезмәткәрләрнең күп өлеше тәҗрибәле, үз эшләренең бөтен нечкәлекләрен белүчеләр. Күпчелеге аларның лаеклы ялда, я пенсия яшенә якынлашып килүчеләр, яшьләр бу өлкәгә эшләргә килергә бик тартылып тормыйлар.

– Мин бу өлкәдә эшләүнең авырлыгын белеп килдем, зыяны да юк түгел, еш кына аварияләр була, – ди мастер. – Су белән тәэмин итү буенча мастер Владимир Шевелевның да, минем дә халык алдында  җаваплылыгыбыз бик зур.

Соңгы бер-ике елда оешмада техника паркы тулыландырылган, канализацион-насос станцияләренең кайберләрендә  ремонт үткәрелгән, шуңа эшләве күпкә җиңелләшкән.

Аварияләр, өзеклекләр булганда тәүлек буенча эшләргә туры килгән вакытлары да  күп була аларның. Мастер әйтүенчә, бүген яңа яшь җитәкче дә, оешма коллективы да халыкны өзлексез, аварияләрсез су белән тәэмин итү өчен тырыша.

Айгөл ИДИЯТУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев