Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Аналог телевидениесе туктатылырга 3 көн калды

Әле сез санлы телевидениегә тоташмаган булсагыз, 14 октябрьдән соң кара экран каршында калырга мөмкинсез.

14 октябрьдән Татарстан Республикасында федераль каналларны аналог трансляцияләү туктатылачак.

Туктатылганнан соң, телеканалларның аналог ешлыкларында төбәкнең санлы телевидениегә күчүе турында мәгълүмати ролик күрсәтеләчәк. Төбәк телеканаллары һәм санлы мультиплекслар составына кермәүче телеканаллар аналог форматында күрсәтүне дәвам итәчәк.

Өегездәге телевидениенең нинди икәнен ачыклап, аналог телевидениесе туктатылуга әзер булыгыз. Моның өчен. теелвизорның экранына игътибар белән карагыз. Федераль канал логотибы янында “А” хәрефе торса, сездә 20 яки азрак каналлар һәм “Карусель” каналы күрсәтмәсә, телевизорны яңадан көйләүне кайгыртыгыз яки яңа санлы җайланма (DVB-T2 стандартны тота торган телевизор яки,  иске телевизорга өстәмә итеп, DVB-T2 приставкасы) сатып алыгыз. РТРС СМОТРИЦИФРУ.РФсайтында телевизор параметрларының санлы стандартка туры килү-килмәвен тикшерү мөмкинлеге бар.

Һичшиксез, антеннагызны тикшереп карагыз. Санлы эфир телевидениесен кабул итү өчен, дециметрлы яки бөтендулкынлы антенна кирәк. Кабул итү антеннасын сайлаганда, түбәндәгеләрне исәпкә алу зарур: йортның телебашнядан ерак урнашу-урнашмавын, телетапшыргычның куәтен, ландшафтны, кайсы катта яшәүне, тәрәзәләрнең кайсы якка каравын, сәнәгать көнкүреш тоткарлыкларын. Кабул итү антеннасы телебашняга якынрак булса, югарырак урнаштырылса, кабул итү сыйфаты яхшы була.

Телебашня тәрәзәдән күренеп торса, сиганлны бүлмә антеннасы кабул итәргә мөмкин.

Тапшыру башнясыннан артык ерак булмаган урында, авыл җирендә яки аз катлы бинада пассив тышкы антенна яки көчәйткечсез эчке антенна туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X