Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Алтын медальләр тапшырылды

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында 2019-2020 уку елының иң сәләтле һәм акыллы ун чыгарылыш укучысын зурладылар, аларга тантаналы төстә лаклы бүләкләрен тапшырдылар.

Быел “Укуда аеруча уңышка ирешкән өчен” медале, рус теле һәм математика буенча бердәм дәүләт имтиханыннан нинди билге алуына карамастан, аттестатында гел “бишле” булган бар укучыга бирелде.

Яшьләр көне алдыннан Баулы мәдәният йортының бәйрәмчә бизәлгән концертлар залында быелгы уку елының иң яхшы чыгарылыш укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылары, мәктәп директорлары урын алды. Алтын медальләрне тапшыру тантанасында Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да катнашты. Чыгарылыш укучыларына ул котлау сүзләрен һәм теләкләрен җиткерде.

  • Сезне алда җаваплы чор көтә: бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, югары уку йортларына укырга керү, – диде Ринат Хәмидуллин. – Сезнең һәрберегез үз юлын сайлады, киләчәктә белем алырга әзер. Сезгә уңышлар телим, мәктәптә алган белемнәрегез максатларыгызга ирешергә ярдәм итсен.

Сәхнәгә лаеклы бүләкләрен алырга бәйрәмчә киенгән чыгарылыш укучылары менде. Ринат Хәмидуллин аларга медальләрен тапшырды, ә әти-әниләре район башлыгы Рамил Гатиятуллинның рәхмәт хатына лаек булды.

Без медалистлар белән аралашып алдык. Александровка мәктәбен тәмамлаган Мәбүбә Юлдошева безгә сөйләгәнчә, ул алтын медаль алу өчен күп тырышлык һәм көч куйган.

– Дөресен әйтәм: уку җиңел бирелмәде. 10-11 сыйныфларда тагын да ныгырак тырышырга туры килде, уку авыррак булды, – ди Мәбүбә. – Киләчәктә табиб буласым килә. Педиатрия һәм стоматология арасыннан берсен сайларга ниятлим. Педиатрияне – балаларны яратканга, ә стоматологияне – кирәкле һәм хезмәт хакы күп түләнә торган юнәлеш булганга.

Аның сүзләренчә, хәзер ул тырышып имтиханнарга әзерләнә, рус телен, химия һәм биологияне тапшырачак.

– Миңа укытучылар булыша, консультацияләргә чакыралар. Үзем мөстәкыйль рәвештә дә күп әзерләнәм, – ди кыз. – Бүгенге бүләгем миңа ниндидер бер ышаныч бирә, ул миңа, һичшиксез, алга таба барырга ярдәм итәр.

Александровка мәктәбе директоры Юлия Әхмәдиева әйткәнчә, Мәбүбә әлеге мәктәптә 11 ел белем алган.

– Аңа, төгәл фәннәргә караганда, гуманитар фәннәр җиңелрәк бирелә. Тик аның максатчан һәм тырыш булуы бар белемне дә үзләштерергә, мәктәпне бары яхшы билгеләренә генә тәмамларга ярдәм итте, – дип сөйләде безгә Юлия Әхмәдиева.

Медаль тапшыру – чыгарылыш укучыларына да, әти-әниләре өчен дә дулкынландыргыч мизгелләр. 7нче мәктәпне тәмамлаган Илдан Мәгъҗановның әти-әнисе улларының шундый үргә ничек ирешүе турында сөйләделәр.

– Улыбыз Илдан соңгы елларда отличник булды. Чыгарылыш сыйныфларында тагын да тырышып укый башлады. Ул кече яшьтән шахмат белән мавыга, хәтта шәһәр чемпионы да булды, – дип сөйләде безгә Илшат Мәгъҗанов. – Быелгы уку елы киеренке булды. Пандемия аркасында укуны дистанцион рәвештә тәмамларга туры килде, чыгарылыш кичәләре үткәрелмәде, имтиханнар күчерелде. Илдан мәктәпне медальгә төгәлли алды. Аның белән горурланам.

Илшат Мәгъҗанов безгә сөйләгәнчә, улы әтисе сукмагыннан китәргә тели.

– Без – нефтьчеләр. Ул безнең династияне дәвам итәр, дип уйлыйм, – диде ул.

Илдан – гаиләдә өлкән бала, энесе өчен үрнәк булып тора. Әниләре Рәмилә Мәгъҗанова сөйләгәнчә, ул аз сүзле, аның тормыш принцибы – аз сөйләп, күп эшләү.

– Улыбыз бик тыныч, максатчан. Шуңа күрә ул шундый нәтиҗәгә ирешә алды, – ди Рәмилә Мәгъҗанова. – Ул – хуҗалыкта төп ярдәмчебез дә, бакчада эшләргә булыша. Бала чагыннан ук әтисе янында төзелештә булды, өй төзергә ярдәм итте, теләсә кайсы эш коралы белән эшли белә.

Чыгарылыш укучылары өчен мәктәп тормышы артта калды, берничә көннән аларның имтиханнары башлана. Аннары алар яңа белемнәр алырга төрле шәһәрләргә таралыр. Хәерле юллар!

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев