Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Алмазның күзләре алмаз кебек

12 сентябрьдә программистлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Компьютер технологияләре заманын программист һөнәреннән башка күз алдына китереп булмый. Сүзебез шәһәребездә яшәүче программист егет, талантлы система администраторы турында.

Алмаз  Шараков Баулыда туып-үскән, биредә урта мәктәптә белем алган. Аннары техникумга укырга кергән, аны тәмамлагач, югары уку йортына кергән. Тик аны тәмамларга өлгермәгән, армиягә алганнар. Демобилизациядән соң, техника ремонтлауга керешкән.

– Әле кечкенә чагымда, кемдер (кем икәне истә түгел) өч нәрсәнең актуаль булачагын әйткән иде – машина, компьютер һәм телефон ремонтлауның, – дип искә ала Алмаз. – Бервакыт дустыма бардым, ул ремонт белән шөгыльләнә иде, карап тордым, һәм миңа ошады. Моны мин дә эшли беләм бит, дип уйлап куйдым. Шулай итеп әлеге эшкә кереп киттем.

Алмаз әйтүенчә, бүгенге көндә программистка мөстәкыйль рәвештә дә өйрәнергә була.

– Теләк көчле булса, акчасыз да укырга мөмкин, – ди ул. – Интернетта курслар бар, алар ярдәмендә җиңел генә өйрәнеп була. Иң мөһиме – теләк.

Алмаз көн дә компьютер, ноутбук билгеле инде, телефоннар ремонтлау белән мәшгуль.

– Программалар урнаштырабыз, компьютер һәм ноутбукларның эшләү вакытын озынайтабыз. Компьютер вирус аркасында эшләми башлый, мондый очракларда да безгә мөрәҗәгать итәләр, – ди Алмаз.

 Быел укучыларга, студентларга дистанцион рәвештә укырга туры килде, белем алыр өчен компьютер, ноутбук һәм телефоннарның аеруча кирәге чыкты. Бу чорда Алмазга эш өстәлгән.

– Карантин вакытында, ниһаять, ял итәрмен, дип уйлаган идем, чөнки дүрт ел ялсыз эшләдем. Тик килеп чыкмады, кешеләр техникаларын өйгә китерә башлады, – ди ул.

Алмаз иртәннән кичкә кадәр эшли, чөнки эш күп.

– Кайчагында эшкә иртәнге сәгать 6да киләм дә, кич 10да гына кайтып китәм. Өйдә дә төнгә кадәр утырырга туры килә, – ди ул.

Алмаз фикеренчә, эшен сыйфатлы итеп, күңел биреп башкаручы кеше беркайчан да эшсез калмый.

Эшендә гаиләсе – төп таянычы. Тормыш иптәше дә техника ремонтлау белән шөгыльләнә. Шулай килеп чыккан: Алмаз иң беренче ремонтлаган телефон булачак тормыш иптәшенең әнисенеке булган.

Шәһәребездә программистка ихтыяҗ зур.

– Әлеге өч юнәлешне – телефон, машина, компьютер ремонтлауны –  сайлаганда, оттырмыйсың, чөнки алар гел яңарып тора, һәм син аны кулланучыларга һәрвакыт кирәк буласың. Чөнки әлеге техника гел ватыла, кешеләр дә еш алыштырып тора, – ди Алмаз. – Миңа эшем бик ошый, тик һәрвакыт белемне арттырып торырга, үсештә булырга кирәк, чөнки вакыт бер урында тормый.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев