Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Абунә бүләк ит” акциясе дәвам итә

“Баулы-информ” редакциясе инде ничәнче ел рәттән баулыларны, “Абунә бүләк ит” хәйрия акциясендә катнашып, ялгызы яшәүче, аз тәэмин ителгән кешеләрне, күп балалы гаиләләрне, ветераннарны, туганнарын, әти-әниләрен район газетасына яздырырга чакыра.

Бу юлы акциягә беренче булып Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина кушылды һәм күп балалы гаиләгә абунә бүләк итте. Хәйрия акциясендә район җитәкчеләре дә катнашты: район башлыгы Рамил Гатиятуллин өч кешене район газетасына яздырды, аның урынбасары Ринат Хәмидуллин үзенең беренче укытучысына берничә басмага абунә бүләк итте. Район Советы аппараты җитәкчесе Айгөл Халитова газетага үзе дә язылды, Бөек Ватан сугышында катнашкан ике ветеранны да яздырды. Район Советының һәм район башкарма комитетының кайбер хезмәткәрләре үзләренең әти-әниләренә атнага ике тапкыр килә торган бүләк ясадылар.

Хәйрия акциясенә һәркем кушыла ала. Сез абунә бүләк иткән кеше, газетаны кулга алган саен, үзегезне яхшы сүз белән искә алачак.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев