Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

28 апрель - ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме

Аларның хезмәте бик кыен, шул ук вакытта кызыклы да. Нәкъ менә алар кешеләрнең сәламәтлеге сагында тора, шалтырату керүгә, ярдәмгә ашыга.

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне ел саен 28 апрельдә билгеләп үтелә. Ни өчен шул көнне? Чөнки 1898 елда нәкъ менә 28 апрельдә Мәскәүдә ике полиция участогына беренче тапкыр ашыгыч ярдәм машиналары беркетелә. Шуннан бирле әлеге хезмәт иң кирәклегә әверелә.

– Безнең коллективта 20 фельдшер һәм тугыз машина йөртүче хезмәт куя. Алар, нигездә, 20 елдан артык эшләүчеләр, – ди Баулы район үзәк хастаханәсе ашыгыч ярдәменең өлкән фельдшеры Светлана Мостафина. – Без һәрчакбер-беребезгә ярдәмгә килергә әзер булган гаилә кебек. Аларның барысы да намус белән хезмәт бурычларын үтиләр. Алай булмаса биредә озак кала алмаслар иде, чөнки эшеңне яхшы итеп башкару өчен, аны чын мәгънәсендә яратырга кирәк.

Ашыгыч ярдәмдә эш тәүлек әйләнәсе гөрләп тора. Башкача була да алмый, чөнки кеше теләсә кайсы вакытта авырып китәргә мөмкин. Шуңа күрә биредә эш график нигезендә алып барыла – 8-18 сәгатьтә бер бригада эшли, 18 сәгатьтән иртәнге 8гә кадәр – икенчесе. Һәр бригадада икешәр кеше. Һәм постта – диспетчер, ул әлеге һөнәрдә мәҗбүри һәм мөһим звено, авыру һәм медицина хезмәткәре арасында арадашчы булып тора. Диспетчерлар да алышына, көндез – берсе, төнлә – икенчесе. Өлкән фельдшер сүзләренә караганда, бригадада “напарниклар” беркайчан да туры килми, график барысының да эш сәгатьләре бер төрле булырлык итеп төзелә. Бәлки, шуңадыр биредәге фельдшерлар бер-берсенә бәйле һәм бер-берсенә ярдәмгә килергә тырышалар. Ә эштә аларны иң кыен хәлләрдә дә авыруларга ярдәм итәргә теләү берләштерә.

– Эшемне бик яратам. Кыен булса да, кызыклы, – ди ашыгыч ярдәм фельдшеры Айгөл Кудря. – Мин әлеге һөнәрне кешеләргә ярдәм итү ошаганга күрә сайладым.

Айгөл ашыгыч ярдәмдә 12 ел хезмәт куя, 22 яшендә килгән булган. Биредәге фельдшерларның күбесе укуларын тәмамлау белән килгән. Мәсәлән, Светлана Мостафина ашыгыч ярдәмдә 1992 елда эшли башлаган, стажы – 28 ел. Ашыгыч ярдәмнән башка бер җирдә дә эшләмәгән. Әлеге эшне шунда ук ошаткан, алыштырырга җыенмый да.

– Туксанынчы елларда хастаханәгә эшкә килдем, ашыгыч ярдәмдә буш вакансия бар иде, шунда ук ризалаштым һәм әлеге һөнәргә кереп киттем. Соңгы ел ярымда, өлкән фельдшер вазифасын башкарып, әлеге эшне оештырсам да, кайчагында ашыгыч ярдәмгә барырга туры килә. Хәзер, билгеле, сирәк. Шулай да, берәрсен алыштырырга кирәк булса, бик рәхәтләнеп ризалашам. Өстәвенә, хәзерге вакытта ашыгыч ярдәм кадрлар белән дә, җиһазлар һәм дарулар белән дә тәэмин ителгән. Ягъни ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен барысы да бар.

Баулы хастаханәсе ашыгыч ярдәме 75 чакрым радиуста эшли, шулай ук ул М5 федераль трассасына да хезмәт күрсәтә. Моннан тыш, һәр көнне диярлек авыруларны Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләренә илтә дә башкаралар. Ягъни бер бригада (сменада алар, гадәттә, икәү) һәрвакыт башка шәһәрләргә йөри.

– Бездә иң тырыш, үз эшләренең осталары хезмәт куя, – ди Баулы район үзәк хастаханәсе профсоюзы рәисе Лилия Гайсина. – Форсаттан файдаланып, аларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм, үзләрнә һәм якыннарына ныклы сәламәтлек телим, Чөнки хәзерге җиңелләрдән булмаган заманда ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре һәрчак постта, төнлә дә, көндез дә. Кайчагында аларны хәтта өйләреннән чакырып китерергә дә туры килә, алар исә һәрчак ярдәмгә килергә әзер.

Фото: Баулы хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ