Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызык-мызык

Яһүд мунчасы

"Мунча ишеген ачып җибәрсә-ә-әм-м, мала-а-а-й! Үләм, җаным, нишли бу кияү?!"

Мәскәүдә иремнең сеңлесе яши. Шул сеңлебез үзеннән чак кына олырак яһүд кешесенә кияүгә чыкты (дөрес, кияү үзен рус милләтеннән ди, әмма яһүдлеге ярылып яткач, без аңа яһүд кияү дип исем кушып куйдык). Кем генә булса да, ни җитте генә кеше түгел, хәйран гына дәрәҗәле, дөньяны да күп гизгән, Иранда да яшәп алган. Берзаман болар авылга кунакка кайтасы булдылар. Үзегез беләсез, без, татарларда кияү бик кадерле кеше. Мин үзем бу йортта килен генә, шуңа да минем вазыйфам кушканны үтәп, кайнанам-әнигә булышу, юу-чистарту. Әни пилмән бөгәрбез, диде – бөктек. Өчпочмаклар да пешердек, каймак та аерттык. Мин, инде булгач, булсын дип, әнинең сандыгыннан кызыл башлы тастымалларын тартып чыгардым – күреп китсеннәр әле халкыбызның борынгы җәүһәрләрен, минәйтәм. Кайнатам бик һәйбәтләп мунча ягып куйды. Мунчалары шәп, яңа, идәннәре – балавыздай, газы-суы кергән.

Кайттып керде болар. Өстәлне зурайтып, табыннар кордык. Кияүгә яшь тана итеннән бөккән пилмән бик ошады. Каерып алып бер-ике аш кашыгы каймак та салып җибәрде. Әни хәтта шөлләп тә куйды: ите дә майлырак, аңа тагын каймак та салгач, эченә тия күрмәсен, диюе. Ай-яй ошатты кияү каймакны. «В жизни не ел такую вкусную сметану», – дия-дия, ялт кына иттерде. Чират кайнатмага җитте, аны да бик яратты. Авыл кешеләре булгач, безнең бар да гадичә генә. Кайнатманы да кеше саен савытка салып чыкмыйлар, зур касә белән бер генә урынга куялар да, һәркем кашык белән кабып ашый. Этикет буенча һәркемгә аерым куелырга тиеш инде ул үзе. Әйтәм бит, кияү ни җитте түгел, дип, ул, әлбәттә, кайнатманы үзенә генә куелган дип белде. Ярар, ашамаган нәрсәбез түгел, идән астындагы банкалар Чынгызхан гаскәре кебек.

Инде дә килеп мунчага да чират җитте. Үзегез беләсез, без татарларда кунакны югары дәрәҗәдә хөрмәтләүне күрсәтү өчен аны һичшиксез мунчага җибәрәләр. Кияү бахыр: «Арылды, ял итик, фәлән...» – дип, карышырга маташып караган иде, кая инде! Гөбердәп торган ап-ак сөлгеләрне, хуш исле «Гөлҗиһан» сабыннарын тотырып («Гөлҗиһан» сабыны дип, бераз образга кереп, кыланып кына язам, «Банное» дигән сабын иде), озаттык без моны мунчага. «Рәхәтләнеп юын, чабын. Суы, эссесе бетәр дип курыкма», – дип тә искәртергә онытмадык.

Сез дә шулай микән ул, безнең үзебездә кунакны хөрмәтләүнең тагын да югарырак иң-иң ноктасы – мунчага ялгыз киткән кунакның аркасын юырга керү. Ир-ат кунакныкын гаиләдәге ир заты, хатын-кыз булса, хатын-кыз заты кереп, рәхәтләндереп бер тәгәрәтеп ышкып чыга, чабынырга өлгермәгән булса, чабындыра.

Кияү мунчага китеп берәр сәгать узгач, иремне моның аркасын ышкырга җибәрдек. Һәм... менә шушы урыннан хикәямнең иң кызык өлеше башлана. Монысын инде ирем үзе сөйли: керсәм, мунча тып-тын. Су тавышы да, себерке тавышы да юк. Хәтта курка калдым, эссе-фәлән тиеп, егылмагандыр бит кияү алай-болай. Мунча алачыгында тиз генә чишендем дә, мунча ишеген ачып җибәрсә-ә-әм-м, мала-а-а-й! Үләм, җаным, нишли бу кияү?! Кит моннан, болай итеп кеше юына мыни? Бер табакка су таманлап алган, икенче табакка үзе кереп утырган да (2 метрга якын гәүдәсен ничек сыйдырган әле ул анда, алай алагаем зур табаклар да түгел), чүмеч белән су алып, өстенә азлап-азлап кына су коеп утыра. «Нишлисең алай?» – дим. «Мин мондый мунчада ничек итеп юынасын белмим. Юыныйм дисәм, идәнгә су чәчри. Идән коры булгач, мин анда су чәчрәтергә ярамый дип уйладым», – дип, күзләрен челт-мелт китереп тора бахыркаем. Жәлләп тә куйдым үзен (ирем шулай миһербанлы инде минем, күсене дә тәбегә тотарга кызгана ул, үлә алмый тилмереп ятар йә, ди). «Бер минут!» – дидем дә, ләүкәгә бер табак кайнар су бөркедем дә кияүне менгереп утырттым. Үзем ташка бер чүмеч шаулатып торып су салып җибәрдем. Себеркене алып кереп, кайнар суга батырдым, идәнгә дә бер табак кайнар су җиппәрдем. Хәзер мин сине мунча кертә-ә-әм! Кияүне ләүкәгә салып, Орышча урманнарыннан (Роща сүзеннән чыккандыр инде аның атамасы) җыеп төшкән каен себерекесе белән рәхәтләндереп чаптым. Юкә мунчаланы гөбердәттереп сабынлап, арка-җилкәләрен ышкыдым. Аннан икәүләп карга чыгып аунап кердек. Аннары тагын чабындык.

Кыскасы өч сәгатьтән соң гына чыкты болар мунчадан. Туйганчы чабынып, кваслар эчеп, рәхәтләнеп юынганнар. Ошаган да соң яһүд кияүгә татар мунчасы! «Төрек мунчасында да, япон мунчасында да булганым бар иде, но мондый мунчаны беренче күрәм. Татарлар молодцы!» – ди бу. Ай рәхәт тә соң инде үзеңне, тормышыңны, халкыңны, халкыңның гадәтләрен мактасалар. Мактаудан арт ягың чиләк булса да, аны кешегә белдереп булмый бит инде, тыйнак кына: «Әйе, без татарлар шундый шул», – диюдән узмадык. Шушы кияү турында сүз чыкса, әле дә аның табакка утырып мунча керүе искә төшә дә, көләсе килә башлый.

Лилия Гәрәева

http://syuyumbike.ru/yashaesh/cennosti/?id=3343

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев