Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызык-мызык

Хуҗа Насретдин мәзәкләре

Баулыларның күнелен күтәрергә Хуҗа Насретдин мәзәкләрен тәкъдим итәбез

БОЗАУ ВАКЫТТА УК

Беркөнне хан:

– Минем янга Хуҗа Насретдинны җибәрегез. Аның белән атка менеп бераз ярышып алырбыз, – дигән. Хуҗага бу хәбәрне ирештергәннәр.

Хуҗаның бер карт үгезе бар икән. Ул әлеге үгезне иярләп өстенә атланган да хан чакырган җиргә киткән. Җыелган халык, Хуҗаның үгез белән килүен күреп, көлешә башлаган. Хан, Хуҗага  карап:

– Әй,  Хуҗа,   ни   өчен  син   үгезгә   атландың?      дип сораган.

Хуҗа:

Бу үгезнең бозау вакытта бик кызу чапканын күргәнем бар иде, аны ат та куып җитә алмый торган иде, – дигән.

 

ХУҖА ОСТА АТУЧЫ

Яз көне солдатлар атарга өйрәнү өчен далага чыкканнар. Аксак Тимер солдатлар белән бергә Хуҗаны да алып чыккан. Сүз уңаенда Хуҗа кайчандыр үзенең яхшы атуы турында әйткән. Тимер, моны ишеткәч, Хуҗага җәясеннән атарга кушкан.

Хуҗа, атарга теләмәсә дә, патша кушкач җәясен тартып укны атып җибәргән. Ләкин угының читкә тайпылуын күргәч, Хуҗа: Сугыш башлыгы менә шушылай ата торган иде, – дигән. Аңа тагын бер ук биргәннәр, анысы да читкә киткән. Бу юлы Хуҗа: Кала башлыгы менә шушылай ата торган иде, – дигән.

Өченче ук көтмәгәндә төзәгән җиргә барып кадалгач, ул, масаеп: Хуҗа абзагыз менә шушылай ата, дигән.

 

ХУҖАНЫҢ АКТЫК СҮЗЕ

Хан, Хуҗаның никадәр батыр булуын сынар өчен:

Хәзер үк асыгыз! – дип боерган.

Палачлар Хуҗаны сөйрәп асарга алып килгәннәр. Хуҗа бер сүз дә дәшмәгән.

– Синең актык минутларың җитте. Соңгы сүзеңне әйтеп кал, – дигән хан.

Бер сүзем дә юк, бары кечкенә генә бер үтенечем бар.

– Нинди үтенеч? дигән хан.

– Минем муеныма кагылсалар, кытыгым килә, билемнән ассыннар,  дигән Хуҗа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев