Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызык-мызык

Хатыннар ирләреннән ниләр яшерә

Социологлар әйтүенчә, һәр хатын-кызның иреннән ким дигәндә өч яшерен сере бар.

 * Тикшеренүләр вакытында, мәсәлән, сораштыручыларның яртысы үзләренең бьюти-процедураларга йөрүләрен аларга әйтеп тормавы ачыкланган. Әйдә, болар үзләре шулай матур дип уйласыннар әле! 
* Һәр унынчы хатын-кыз даими рәвештә битеннән һәм аяк бармакларыннан төкләрне йолкып тора. Ирләре, әлбәттә, моннан хәбәрдар түгел! 
* Сораштыруда катнашкан хатын-кызларның 17 проценты кием-салымга күпме акча туздырганын ирләренә беркайчан да белгертми.
* 14 процент хатын-кыз үзенең авырлыгы күпме икәнен аларга ачыктан-ачык әйтми.
* 13 процент хатын-кыз ирләренә кадәр яраткан кешеләре булганлыгын җиде йозак астында саклый.
*  6 процент хатын-кыз кайнаналарын эчтән генә яратмый һәм моны ирләренә күрсәтми.
* 4  процент хатын-кыз, ирләренә белгертмичә генә, элеккегрәк очрашкан ир-атлары белән аралаша. 

Сораштыручыларның дүрттән өч өлеше ирләреннән мондый серләре булуда бернинди начарлык күрми: ике арадагы мөнәсәбәтләрне саклау өчен алар кирәк дип саный. Әмма калганнар ир белән хатын арасында яшерен сер булырга тиеш түгел ди. Һәм андый серләре булганга  үзләрен гаепле тоя.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев