Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәйрәмнәр белән!

Кадерле баулылар!

Сезне чын күңелемнән якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән тәбрик итәм!

Яңа ел – иң могҗизалы һәм көтеп алына торган бәйрәм. Ул якын кешеләребез белән аралашу сөенече бирә, якты өметләр бүләк итә.

Яңа ел – башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар кору вакыты да.  2020 ел җиңелләрдән булмады. Санитар-эпидемиологик хәл тормышыбызга үзгәрешләр кертте. Бу ел безне мобиль булырга өйрәтте, күпләребез дистанцион эшләү күнекмәләрен үзләштерде. Арабызда хезмәт вазифаларын үтәгәндә һәрвакыт алгы сызыкта булучы хезмәт ияләре бар. Игенчеләребез карантин вакытында язгы чәчүне уңышлы башкарып чыктылар һәм нәтиҗәдә мул уңыш үстерүгә ирештеләр, терлекчеләребез ит һәм сөт җитештерүнең өзлексез циклын тәэмин иттеләр. Медицина хезмәткәрләренә аерым рәхмәт белдерәм, аларга быел аеруча авыр шартларда эшләргә туры килде. Ничек кенә кыен булмасын, районда авыл хуҗалыгын үстерү, эшмәкәрлеккә ярдәм итү, социаль-мәдәни объектлар төзү һәм ремонтлау юнәлешендәге илкүләм проектларны һәм республика программаларын тормышка ашыру эше дәвам итте. Без күпкә ирештек. Без мөһим тарихи даталарны – ТАССРның 100 еллыгын, Баулы районының 90 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын лаеклы төстә билгеләп үттек.

2020 ел тиздән тарихка кереп калыр, һәм без яңа 2021 елга атларбыз. Якынлашып килүче ел иҗади һәм нәтиҗәле хезмәт, яңа үрләр яулау, истәлекле вакыйгалар һәм уңай үзгәрешләр елы булсын!

Кадерле якташлар! Сезне якынлашып килүче 2021 ел белән тәбрик итәм. Сезгә тынычлык һәм иминлек, сәламәтлек һәм уңышлар, бәхет һәм сөенечләр телим. Яңа ел белән!

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,

Баулы муниципаль районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев