Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле баулылар!

Сезне чын күңелемнән Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Әлеге бәйрәм безнең күңелләрдә өмет уята, югары рухи идеалларга чакыра, Бу көннәрдә Исламның игелеклелек, юмартлык, киң күңеллелек, миһербанлык, сабырлык, кешеләр турында кайгырту кебек традицияләре аеруча ачык чагыла. Барлык дин вәкилләре үсеше өчен тигез шартлар тудырылган безнең районда мөселманнар, иҗтимагый тормышта, динара һәм дәүләт-конфессиональ хезмәттәшлекне ныгытуда актив катнашып, традицион рухи кыйммәтләргә тугрылык күрсәтәләр. Мөселманнар, православие дине вәкилләре һәм башка традицион дин вәкилләре, үзара аңлашып, ярдәм итешеп яшәп, бездә иртәгәсе көнгә ышаныч уяталар. Кадерле баулылар, сезгә чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, иминлек, барлык башлангычларыгызда уңышлар телим! Изге гамәлләребез безне рухи яктан баерак һәм чистарак итсен.

Рамил Гатиятуллин, Баулы муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ