Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Баулы районы башлыгы Рамил ГАТИЯТУЛЛИНның Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән котлавы

Хөрмәтле баулылар! Сезне чын йөрәктән якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрик итәм!


  • 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне Россиянең истәлекле даталары арасында әһәмиятле урын алып тора. Бабаларыбыз халык ополчениесе төзеп, дошманны тез чүктергәнгә, Ватаныбыз башкаласын азат иткәнгә дүрт гасырдан артык вакыт узды. Шул рәвешчә, ул чорда дәүләтебез тарихындагы иң хәвефле кризисларның берсен җиңеп чыгуга этәргеч бирелде.
    Күптән булган бу вакыйгаларның төп сабагы күпмилләтле Россиянең көче, кешеләр иминлегенең нигезе нәкъ менә халыклар бердәмлегендә икәнлегенә төшенү булды.
    Шул еллардагы кебек үк, Татарстан бүген дә – Россия Федерациясенең таянычы. Илебез үсешендә аның саллы өлеше бар.
    Без, республикабыз һәм уртак Ватаныбыз мәнфәгатьләрендә намуслы хезмәт куюлары өчен, барлык халыклар, конфессияләр, шулай ук төрле буын вәкилләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
    Берничә көннән газиз республикабыз тагын бер истәлекле датаны – Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәчәк. 
    Хокукый системаның нигезе һәм чыганагы булган Төп Законны кабул итү Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм иҗтимагый дәүләт төзелешендә мөһим адым булды.
    Кадерле дуслар, әлеге бәйрәмнәр белән тәбрикләп, сезгә тынычлык, татулык һәм иминлек телим. 
    Өйләрегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен!
    Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,
    Баулы муниципаль районы башлыгы

  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев