Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Баулы районы башлыгы хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән тәбрикли

Кадерле хатын-кызларыбыз – тормышыбызга ямь өстәүче гүзәл затлар! Сезне чын күңелемнән Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март бәйрәме белән тәбрик итәм.

Җир йөзендә тормышны саклап калу, балалар тәрбияләү, гаилә иминлеген кайгырту – сезнең иң олы вазыйфаларыгыз һәм сез аларны зур җаваплылык белән башкарасыз, шул ук вакытта үзегез дә дөньяга ямь бирердәй нәфис, гүзәл, мөлаем булып кала беләсез һәм  районыбызның сәнәгать, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә лаеклы хезмәт куясыз, эшмәкәрлек белән шөгыльләнәсез, җирле үзидарә органнарында, хакимият структураларында эшлисез. Ә инде районыбызның мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәләрен сездән башка күзаллавы да кыен.

Язмышларына авыр сугыш чоры һәм аннан соңгы михнәтле еллар туры килгән өлкән буын хатын-кызларыбыз аерым хөрмәт һәм ихтирамга лаек.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, иртəгəге көнгə ышанычыгыз югалмасын, күңел түрегездəге хыялларыгыз тормышка ашсын, гаилəгездə үзара аңлашу булсын! Кояш кебек балкып, күңелләрне җылытып, якын кешеләрегезнең игътибарын һәм кайгыртуын тоеп, бәхетле яшәгез. Сезгə ныклы сəламəтлек, бəхет һəм иминлек, эшегездə уңышлар һəм язгы кəефлəр телим!

Рамил Гатиятуллин, Баулы муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ