Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил ГАТИЯТУЛЛИНның Беренче Май бәйрәме белән котлавы

Кадерле баулылар! Сезне чын күңелемнән 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм

1 май ул элеккечә хезмәт бәйрәме, берләшү һәм яңарыш символы, иле хакына хезмәт итүче кешегә карата хөрмәт билгесе булып кала. Бәйрәм көнендә хезмәт ветераннарына аеруча зур рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Нәкъ менә аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә Баулы районы бүген киләчәккә зур үсеш потенциалына ия. Ата-бабаларының хезмәт традицияләрен дәвам итеп, тырыш хезмәтләре белән район үсешенә һәм аны төзекләндерүгә зур өлеш кертүче бар кешегә олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләремне белдерәм. Хөрмәтле якташларым! Сезгә чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, бәйрәм кәефе, күңел күтәренкелеге, яңа хезмәт җиңүләре телим. Һәрберегезнең шатлык, хөрмәт китерә торган кирәкле һәм кызыклы эше булсын, ә хезмәтегез һәрвакыт лаеклы бәяләнсен. Яз бәйрәме йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет, илгә-көнгә иминлек алып килсен.

Рамил ГАТИЯТУЛЛИН,

Баулы муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ