Укол урыны шешсә...
Уколдан соң барлыкка килгән шеш, төерләрне бетерү өчен берничә гади ысул тәкъдим итәбез
Уколдан соң барлыкка килгән шеш, төерләрне бетерү өчен берничә гади ысул бар.
1. Киң таралган ысул – янбаштагы укол урынына йод белән челтәр сызу. Моны көненә 3-4 тапкыр кабатларга кирәк.
2. Төнгелеккә кайнар суда тотып алынган кәбестә яфрагын җылы килеш куеп ятарга.
3. Бал көлчәсе эшләргә мөмкин. 1 йомыркага 1 аш кашыгы куе булмаган бал һәм акмай, азрак он кушып, йомшак камыр басарга. Аны авырткан урынга бинт белән бәйләргә.
4. Гепарин һәм троксерутин дигән матдәләр кергән крем яисә мазь сөртү кан йөрешен яхшырта һәм шешне тиз арада тарата.
Инфекция кермәсен өчен энә кадалган урынны түгел, ә аның тирә-ягына сөртергә кирәк.
5. Спиртлы компресс. Тигез өлештә спиртны су белән болгатып, азрак җылытып, марляга манып, төерле урынга ябарга. Полиэтилен капларга һәм бер-ике сәгать тотканнан соң алырга.
6. Тагын бер ысул йөзьяшәр (алоэ) гөле белән ясала. Иң мөһиме – аны дөрес куллану. Алоэ яфрагының итләчрәк өлешен кисеп алып, бер тәүлеккә суыткычка куярга. Алгач, ит тукмаган кебек суккалап йомшартырга. Буйга кисеп, шешкә итләч ягы белән куеп, пластырь ярдәмендә ябыштырырга. Яфракны көненә берничә тапкыр алыштырырга.
Фото: pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев