Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Җир җиләге - канны чистарта. Ә яфрагы?

Җир җиләген җәй буена берничә килограмм ашасагыз, каныгыз чистарып китәр.

Җир җиләгенең яфраклары да бик файдалы.

Алардан витаминлы чәйләр ясарга була. Мондый чәйләргә шикәр салмаска киңәш итәләр, чөнки ул андагы файдалы матдәләрне үзләштерергә комачау итәчәк.

Файдалы чәйне пешерү өчен бер аш кашыгы киптерелгән җир җиләге яфраклары өстенә бер стакан кайнар су коеп, 10-15 минут төнәтергә кирәк. Бу эчемлекне гади чәй урынына көн саен эчсәгез, файдасын күрерсез.

Җир җиләгенең төбендәге таҗ яфракларын чүпләмәсәгез дә була. Алар да, яфраклары кебек үк, файдалы. Җиләкне блендер аша үткәрсәгез, таҗ яфраклары сизелми дә.

Фото: /pixabay.com/

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев