Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Гыйнварда нинди рассада утыртырга өлгерергә кирәк?

Баллы борыч, баклажан, помидор, чәчәкләр утыртыр вакыт җитте.

Бакча яшелчәләренең яхшы үсүе һәм уңыш бирүе рассаданы утырту вакытына бәйле. Кайбер үсемлекләрне гыйнварда ук утырта башлыйлар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Баллы борычның вегетация чоры бик озын — 110-140 көн. Шуңа күрә баллы борыч вакытында уңыш бирсен өчен, аның рассадасын гыйнвар-февральдә утыртырга кирәк.

Борычка 12 сәгать якты булу һәм 25 градус җылылык тору таләп ителә.

Баклажан җылы ярата. Аның рассадасын да гыйнварда утыртырга кирәк. Аңа суны дөрес сибәргә, яктылык булырга һәм 23-25 градус җылы тәэмин ителергә тиеш.

Помидорның соң өлгерә торган сортларын елның беренче аенда утырталар.

Шулай ук кайсыбер чәчәкләрне дә гыйнварда ук утырту кирәк. Бу очракта алар җәй башына матур итеп чәчәк ата башлый. Бу — бегония, петуния, эустомау, төрек канәфере.

Фото:  pixabay.com

pixabay.com

Тулырак: http://bavly-tat.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/bauly-bakchachylary-yazgy-sezonga-zerln

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X