Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Үз балаң чит булмый ул

Алимент түләүдән качып йөрү мәсьәләсе актуальлеген югалтмый. Бурычлылар саны кимеми. Шунысы аеруча аяныч: алар арасында бала өчен иң якын булган кешеләр – аналар да бар.

Суд приставлары хезмәтенең Баулы районы бүлеге суд приставы-башкаручысы Екатерина Садыкова сүзләренә караганда, бүгенге көндә аларда 215 эш бар. Аларның саны узган елдан бирле үзгәрмәгән, былтыр да бу вакытта 215 эш булган.

– Башкару документы нигезендә эш кузгатыла. Аларның эше бездә икән, димәк аларны күзәтү зарур, алар бездән башка алиментларын түләмәячәк, – ди Екатерина Садыкова. – Аларның бары өчесе генә алиментларын вакытында түли, аларның бурычлары юк.

Суд приставы-башкаручысы сүзләренчә, ата-аналарның үз балаларына алимент түләүдән качып йөрүләренең сәбәпләре төрле.

– Кемдер максатчан рәвештә элекке хатынына түләргә теләми, баласын уйлап та бирми. Кемдер – исерткеч эчемлекләр яки наркотик чараларны чиктән тыш куллану аркасында, – ди Екатерина Садыкова.

Димәк, эшсезлек алимент түләмәүгә төп сәбәп түгел. Кыскартуга эләккән, төрле сәбәпләр аркасында эшләрен югалткан кешеләр балаларына акча түләүне дәвам итәргә тырышалар, халык мәшгульлеге үзәгенә теркәләләр.

Белгеч сөйләгәнчә, гаилә кодексының 80нче маддәсе нигезендә, алимент күләме түбәндәгечә: бер балага – хезмәт хакының 25 проценты, ике балага – 33 проценты, өч һәм күбрәк балага – 50 проценты.

– Бурычлы түләргә тиешле алимент күләме Россия Федерациясе Гаилә кодексының 113нче маддәсе нигезендә билгеләнә. Ягъни бурычлы үзенең керем чыганагын хәбәр итмәсә, яки эшләмәсә, алимент күләме Росстатның рәсми сайтына нигезләнеп билгеләнә – хәзерге вакытта Россиядә уртача хезмәт хакы 49259 сум тәшкил итә, – дип сөйләде Екатерина Садыкова.

 Әгәр бурычлы яхшылап уйласа, аңа рәсми керем чыганагын күрсәтү отышлырак, билгеле. Чөнки аның бурычы геометрик прогрессия буенче артырга мөмкин.

Бурычлылар арасында суд приставлары таба алмаучылар да бар. Андыйларны эзләүгә игълан итәләр. Мәсәлән, быел ун кеше эзләүгә игълан ителгән.

– Ноябрьгә булган мәгълүматка караганда, быел Россия Җинаятьләр кодексының 157нче маддәсе нигезендә, алимент түләмәгән өчен, 25 җинаять эше судка җибәрелде, – ди суд приставы.

Алимент түләүдән качып йөрүчеләр арасында ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да бар. Алар барлык бурычлыларның 30 процентын тәшкил итә. Алар, нигездә, начар тормыш рәвеше белән яшәүчеләр. Шулай да суд приставларында нормаль тормыш рәвеше белән яшәүче бер ана кешегә ачылган эш бар. Ул, баласын әнисенә калдырып, шәхси тормышын җайларга киткән.

– Тиздән әнисе, кызына әйтмичә, аны ана хокукыннан мәхрүм иткән. Хәзер әлеге хатын-кызның кеременнән алимент тотыла, – ди суд приставы.

Екатерина Садыкова сөйләгән тагын бер очрак: 1982 елгы ир-ат баласына берьюлы 150 мең сум акча күчергән. Аның алимент бурычы – 800 мең сумнан артык.

– Әлеге ир-ат 2013 елдан бирле алимент түләмәгән. Баланың әнисе, уртак фатирдагы өлешеннән түләтү өчен, судка дәгъва гаризасы язган. Эш шунда: аның тагын бер фатирда өлеше бар. Кешенең бер генә торагы булган очракта, без аның торагыннан алимент түләтә алмыйбыз. Ә әлеге ир-атның ике фатирда өлеше бар иде, – дип аңлатты Екатерина Садыкова.

Аның сүзләренә караганда, ир-ат Баулыда түгел, ул эзләүгә игълан ителгән. Суд приставлары аның белән туганнары аша аралаша, ә туганнары аның телефон номерын бирергә теләми. Ир-ат алимент бурычын якын арада түләргә вәгъдә иткән.

Алимент түләүче аталар һәм аналар балалары каршында җаваплы икәнлекләрен бераз гына булса да уйласыннар иде. Өстәвенә тиздән Яңа ел җитә. Балалар бәйрәм алдыннан могҗиза һәм бүләкләр  көтә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев