Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулыларга киңәш: күчемсез милек объектын бүләк итү килешүен өзү тәртибе

Быелның 5 аенда Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларын бүләк итү белән бәйле 21 меңгә якын килешү теркәгән. Әмма бүләк иткән кеше, уеннан кире кайтып, бүләк итү килешүен гамәлдән чыгарырга мөмкин. Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова килешүне өзү тәртибен аңлатты.

– Бүләк итү килешүе нормаларына кагылышлы барлык мәсьәләләр Россия Федерациясе Гражданлык кодексы тарафыннан җайга салына.

РФ Гражданлык кодексының 572нче маддәсе 1нче пункты нигезендә, бүләк итү килешүе буенча, бүләк итүче бүләк ителә торган әйберне бүләк алучыга милекчелеккә бирә.

РФ Гражданлык кодексының 450нче маддәсе 1нче пункты нигезендә, килешүне үзгәртү һәм өзү, әгәр әлеге Кодекста, башка законнарда яисә килешүдә башкача каралмаган булса, яклар килешүе буенча башкарыла. Шул рәвешле, гамәлдәге закончалык буенча, бүләк итү килешүен, ике якның үзара килешүе нигезендә, бүләк итү килешүен өзү турында килешү төзеп гамәлдән чыгарып була. Бүләк алучы бүләк бирүчедән алданрак вафат булса, бу шартлар килешүдә каралган булса, бүләк итү килешүен судка мөрәҗәгать итмичә генә гамәлдән чыгарырга мөмкин (РФ Гражданлык кодексының 578нче маддәсе 4нче пункты нигезендә).

Түбәндәге очракларда, фатирны бүләк итү килешүен бары суд тәртибендә генә гамәлдән чыгарырга була:

- бүләк алучы бүләк бирүченең, аның гаиләсе әгъзаларының гомерен өзәргә омтылса, аңлы рәвештә тән җәрәхәте ясаган очракта (РФ Гражданлык кодексының 578нче маддәсе 1нче пункты);

- бүләк алучының бүләк ителгән әйбергә карата начар карашта булуы ул әйбернең бөтенләй юкка чыгуына куркыныч тудырган очракта (РФ Гражданлык кодексының 578нче маддәсе 2нче пункты);

Күчемсез милекне (фатир, йорт, җир участогын) объект Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында теркәлгән булса гына бүләк итәргә, ягъни аны башка затка бушлай тапшырырга була. Шунысын истә тоту зарур: күчемсез милекне бүләк итү – килешү ул. Әлеге процедура бүләк итүче (күчемсез милек объекты хуҗасы) һәм бүләк алучы (әлеге объектны бүләк итеп алучы) арасында килешү төзүне таләп итә.

Фатир яки йортны бүләк итәргә вәгъдә бирү законлы көчкә ия түгел. Хәтта фатир ачкычларын яки күчемсез милек документларын тапшыру да әлеге күчемсез милек объектларына милек хокукы күчүне аңлатмый.

Кайберәүләр туганнарына бүләк язуы яза, тик аны килешү итеп теркәми – мондый килешү шулай ук законлы көчкә ия булмый. Әгәр килешү язма рәвештә төзелмәгән булса, ул дөрес түгел дип санала. Ягъни, һичшиксез, бүләк итүнең язма килешүе төзелергә һәм аның нигезендә Росреестрда хокукларның күчүе теркәлергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев