Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулылар мошенниклар тозагына элэкте

Артык ышанучан кешеләр, аферистлар тозагына эләгеп, 17 миллион сумга якын акчаларыннан колак каккан. Бүгенге язмада мошенникларның баулыларны ничек алдаулары турында бәян итәбез.

Мошенниклар, Баулыда яшәүче 76 яшьлек хатын-кызның фатирына кереп, үзләрен газ хезмәткәрләре дип таныштырганнар һәм техник тикшерү үткәрергә керешкәннәр. Алар ике ир-ат булган.
Пенсионер полициягә мөрәҗәгать итеп тормаган, курыккан. Өстәвенә үзенең артык ышанучан булуы аркасында алданганын аңлаган.
Ә менә Баулыда яшәүче икенче бер кеше 6 миллион сум акчасыннан колак каккан. Ир-ат ай дәвамында, үзенең финансларын отышлы инвестициягә юнәлтәм, дип уйлаган. Нәтиҗәдә акчасыз калган.
– Интернетта еш кына җиңел генә акча эшләү турында тәкъдимнәр күрергә мөмкин, – дип сөйләде Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге начальнигы Марат Кадыров. – Алдау схемасы түбәндәгедән гыйбарәт: мошенниклар, телефон аша шалтыратып, акчаларны төрле фондларга отышлы инвестицияләү мөмкинлеге хакында әйтә. Зыян күрүчеләр, ышанып, гариза җибәрәләр. 
Хәзерге вакытта полиция бүлегендә 42 җинаять эше карала. Популяр мошенниклык схемалары – имеш, банкның иминлек хезмәтеннән шалтырату, полиция яки прокуратурадан шалтырату, сәүдә мәйданчыкларында алдау.
– Таныш булмаган кешеләр, шалтыратып, үзләрен банкның иминлек хезмәте хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм, полиция, ФСБ, прокуратура, тикшерү комитеты белән хезмәттәшлек итәбез, дип әйтәләр. Алар мошенникларның гражданнар счётларыннан акча урлауларын әйтәләр һәм, имеш, ул акчаларның саклануын тәэмин итү өчен, аларны куркынычсыз счётка күчерергә кирәк. Мошенникларны тоткарлаганнан соң, имеш ул акчалар хуҗасына кайтарылачак. Менә шундый алдау схемасы киң таралган. Мондый җинаятьләр бихисап, – дип сөйли Марат Кадыров. – Без бу хакта даими рәвештә кисәтеп торабыз: банк һәм башка финанс учреждениеләре хезмәткәрләре килиентларга счёттан акча югалу турында беркайчан да телефон аша хәбәр итми, мессенджерлар аша бигрәк тә. Аларга инструкция буенча болай эшләү катгый тыелган. Счёт белән бәйле мәсьәләләрне банкка чакырып аңлаталар.
Мошенниклыкның тагын бер төп ысулы бар: шалтыратып, үзләрен полиция һәм прокуратура хезмәткәре дип таныштыру. Шалтырату күп очракта өлкән яшьтәге гражданнарга стационар телефон аша килә. Аларга туганнары юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан яки башка гамәл кылган дип хәбәр итәләр, һәм, аны җәзадан коткару өчен яки дәвалану өчен, ашыгыч рәвештә акча кирәклеген әйтәләр. Шул ук вакытта алар, кеше туганы белән элемтәгә керә алмасын өчен, кесә телефонына шалтыратуны да чиклиләр. Күпләр, кызганычка каршы, бу тозакка эләгә һәм акчаларын мошенникларга бирә. Явыз ниятле кешеләр акча алырга курьер җибәрә. Аңа, гадәттә, зыян күрүчедән алган сумманың 5-10 процентын бирәләр.
– Бер үк курьер төрле шәһәрләрдә җинаятьләр кылырга мөмкин. Аның кем булуы ачыклана һәм ул тоткарлана. Ләкин акчаны кире кайтару авыр, – ди полиция начальнигы. – Полициянең беркайчан да юл-транспорт һәлакәтләре турында хәбәр итмәячәге турында кисәтәм. Алар, хәлне аңлатыр өчен, сезнең өегезгә киләчәкләр һәм зыян күрүчене дәвалау өчен дә, закон белән хәлне җайга салу өчен дә акча сорамаячаклар. Шуңа күрә, мондый хәлгә юлыккан очракта, тиз арада туганың белән телефон аша элемтәгә керергә һәм эшнең асылын белергә тырышырга кирәк.
Хәзер мошенниклар үзләрен кәрәзле элемтә операторы дип таныштыра башлаганнар. Алар телефон номерыгызның килешү срогы чыгуын һәм аны озынайтырга кирәклеген  хәбәр итәләр. Һәм моның өчен телефонга җибәрелгән СМС-кодны сорыйлар.
– Мошенниклар сез җибәргән код аша банк счётыгызга керергә мөмкин. Алар онлайн банк аша сезнең исемнән кредит ала яки картагыздагы акчаны урлый, – ди Марат Кадыров. – Аферистлар дәүләт хезмәтләре порталы аша микрозайм да алырга мөмкин. Мәсәлән, кеше телефон номерын порталга теркәгән һәм күптән аны кулланмый. Менә мондый очраклардан мошенниклар файдалана да инде. Шуңа күрә сим-картаны кулланмаган очракта, бу номерны барлык аккаунтлардан алырга кирәк.  
Мошенниклар тозагына эләкмәс өчен, уяу булу зарур. Белгечләр әйтүенчә, билгесез кешеләр телефон аша күрсәтмәләр биргән очракта, банк карталары белән бернинди операцияләр дә башкармаска, шикле сөйләшүләрне шунда ук туктатырга кирәк. Мәгълүматны яңадан тикшерергә, интернетта төрле килешүләр төзегәндә уяу булырга киңәш ителә.
Полиция хезмәткәрләре халык арасында алдау фактларын кисәтү буенча даими рәвештә профилактик эш алып бара. Шуңа да карамастан, кәкре каенга терәлүчеләр саны кимеми.
Исегезгә төшерәбез, мошенниклык гамәлләренә шик туган очракта, бу хакта хокук саклау органнарына 02 телефоны аша тиз арада хәбәр итәргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев