Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Бала уенчык түгел

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында балаларына белем һәм тәрбия бирү, аларны карау буенча бурычларын тиешенчә үтәмәүче ата-аналарга карата алты административ эш каралды.

Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган хокук бозуларның берсе – урлашу. Комиссиягә чакырылган хатын-кызның 17 яшьлек улы мобиль телефон ярдәмендә акча урлаган.

Әлеге егет сим-карта сатып алган, ә аңа элегрәк “Мобиль банк” хезмәте тоташтырылган булган. Яшүсмер сим-картаның элекке хуҗасы счётындагы 6,4 мең сум акчаны дуслары счётына күчергән, алары аңа акча биргән. Полиция “бөек комбинатор”ның эзенә тиз төшкән. Егетне исәпкә алганнар, җәмәгать тәрбиячесе һәм психолог билгеләгәннәр. Тиздән суд булачак, әнисе урланган акчаларны кире кайтарып бирергә тиеш булыр, мөгаен.

Комиссиягә килгән тагын бер хатын-кыз Баулы районындагы бер авылда яши. Аның комиссиягә беренче генә килүе түгел, алкоголь белән артык мавыкканы өчен, хатын-кыз элек тә утырышка чакырылган булган. Эчүен берникадәр вакыт ташлап торган, ире белән балалар тәрбияләгәннәр, эшләгәннәр, өйләрен төзеп бетергәннәр. Тик хатын-кыз кабат эчә башлаган. Бу хакта полициягә төнге сәгать бердә күршеләре хәбәр иткән. Хатын-кызның ни өчен кабат шундый юлга басуы билгеле түгел. Утырышка килгән көнне, хатын-кызның тавышы беткән иде, шуңа күрә комиссия әгъзаларына гаиләдәге хәлләрне юньләп аңлата алмады. Пышылдап сөйләвеннән шул аңлашылды: инвалид бертуганының улы хатын-кызга кул күтәрә. Ул инвалид туганы белән бергә яши. Хатын-кыз сүзләренә караганда, бу хәл алкоголь белән тагын мавыгып китүенә сәбәпче булган.

Хатын-кызны, алкогольгә бәйлелектән дәвалау өчен, стационарга җибәрү карары кабул ителде. Аннары, мәшгульлек үзәгенә исәпкә басарга, эшкә урнашырга кирәк. Комиссия әгъзалары аның ата-ана хокукын да чикләргә булдылар.

Утырышка бер ир-ат та чакырылган иде. Аның балигъ булмаган улы әнисе белән яши. Алар берничә ел элек аерылышкан, балалары әниләре белән калган. Тик хатын-кыз балаларны тәрбияләү бурычын начар үти: балалар начар укыйлар, еш кына дәресләр калдыралар, мәктәптәге тәртипләре дә бик үк яхшы түгел.

Ир-ат сүзләренә караганда, балалар аның белән дә яшәп алган. Ул кабат өйләнгән, тагын бер баласы туган. Яңа хатыны белән балалары арасында мөнәсәбәтләр җайланып китә алмаган, шуңа күрә ир-ат, балаларын алып, алар белән берүзе яши башлаган. Берникадәр вакыт узгач, элекке хатыны балаларны алып киткән һәм шуннан бирле алар шунда яши. Тик ул аларны тиешенчә тәрбияләми. Ир-ат сүзләренә караганда, элекке хатыны шәхси тормышын кайгырту белән мәшгуль, бер ир-атта яши.

– Балалар сезгә дә, элекке хатыныгызга да кирәк түгел кебек тоела, алар өчен җаваплылык алырга теләмисез. Һәрберегез үзегезнең шәхси тормышыгызны җайлау ягын карыйсыз. Ә балаларыгызны онытасыз, яңаларын тудырасыз. Ә инде булган балаларыгызны кем карар, алар бит уенчык түгел, бер аласыз, бер бирәсез? – дип мөрәҗәгать итте комиссия әгъзалары ир-атка.

Моңа җавап итеп, ир-ат балаларны үзенә алырга, яңа хатыны балалар белән мөнәсәбәтләрне җайлый алмаса, аннан китәргә әзер булуын әйтте.

Фото: /pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев