Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Баулыдан якын-тирәдә «террорчы» тоткарланган

Күрше Бөгелмә шәһәрендә суд бинасына бомба куелу турында ялган хәбәр тараткан хатын-кыз кулга алынган. Шул рәвешле ул караклык өчен җаваплылыктан качып калырга уйлаган икән.

Бомба турындагы хәбәр хокук сакчыларына 9 декабрь көнне килеп ирешкән. Суд бинасына оператив хезмәт вәкилләре җибәрелгән, Ленин урамын гомумән ябып куйганнар. Нәтиҗәдә хокук сакчылары бинада бернинди шартлаткыч та тапмаган.

«Теракт турында ялган хәбәр» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче хатын-кыз шул ук көнне кулга алынган. Бу турында Intertat.ru хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев