Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Хуҗалык җитәкчесе хезмәт закончалыгын бозган

Баулы шәһәр прокуратурасы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче И. крестьян-фермерлык хуҗалыгында хезмәт закончалыгы үтәлешен тикшергән.

Баулы прокуратурасы матбугат төркеме “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, тикшерү барышында әлеге крестьян-фермерлык хуҗалыгында хезмәт закончалыгы бозылу ачыкланган.

Россия Конституциясенең 37нче маддәсе нигезендә, һәр кеше хезмәте өчен закон буенча билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан ким булмаган түләү алырга хокуклы. Россия Хезмәт кодексының 136нчы маддәсе буенча, хезмәт хакы ярты ай саен оешманың эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре, коллектив килешү, хезмәт килешүе белән билгеләнгән көнне түләнә.

Шулай ук хезмәткәр үзенең квалификациясе, эшенең катлаулылыгы, башкарган эшенең күләме һәм сыйфатына туры килгән хезмәт хакын вакытында һәм тулы күләмдә алырга хокуклы.

Ләкин И. крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе, хезмәт закончалыгын бозып, хезмәт хакы буенча җиде хезмәткәргә агымдагы елның июне өчен – 80342 сум, июле өчен 80658 сум бурыч җыелуга юл куйган.

Әлеге факт буенча хуҗалык җитәкчесенә карата административ хокук бозу турында карар кабул ителгән һәм Татарстан дәүләт хезмәт инспекциясенә каралуга җибәрелгән. Татарстан дәүләт хезмәт инспекциясе инспекторы карары буенча, И. хуҗалыгы җитәкчесе 5000 мең сум штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган.

Карар законлы көченә кергән, яклар дәгъва белдермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев