Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулылы янгыннарны булдырмау юнәлешендә эшли

    Дәүләт янгын күзәтчелеге Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы составына керә һәм күзәтчелек хезмәте булып тора. 18 июльдә бу хезмәт оешуга 94 ел тула. Баулы районы күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге өлкән дознавателе Илдар Мохтасаров үзенең һөнәре турында сөйләде.

    Илдар Мохтасаров Баулыда туып үсә, мәктәптән соң, Казан танк училищесына укырга керә, аны 2005 елда тәмамлый. Аннары Чечен республикасында контракт буенча биш ел хәрби хезмәт уза. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы структурасында эшләү теләге шул вакытта туа. Палаткада ял иткәндә, Илдар телевизорда янгын сүндерүчеләр эше турында репортаж күрә. Аларның батырлыгы, авыр хезмәте кызыксыну уята. Өенә әйләнеп кайткач, 2010 елда, Карабаш бистәсенең янгын сүндерү частена МЧС янгын сүндерү инспекторы булып урнаша. Бер ел эшләгәч, яшь белгечне Баулыга өлкән дознаватель итеп чакыралар.   Анда күчүнең шарты икенче югары юридик белем алу була. Илдар Казанда читтән торып белем ала. Һәм шуннан бирле ул янгыннарны булдырмау юнәлешендә хезмәт куя. Ул I, II, III дәрәҗә “Хезмәттәге уңышлар өчен” медале һәм, җинаятьләрне ачуда ярдәм иткәне өчен, “Коткару хакына бердәмлек өчен” медале белән бүләкләнә. 

    Язмабыз герое сөйләгәнчә, ул янгын чыккан урынга янгын сүндерүчеләр бригадасы белән бара һәм иң соңгы булып китә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателенең эше янгын һәм аның таралуы турында бөтен факторларны ачыклаудан гыйбарәт. Бу эштә бөтен вак-төяк бик мөһим. Шаһитларның үз-үзләрен тотышлары, җилнең кайсы юнәлештә исүе, корылманың төре һәм башка факторлар. Эшнең төп өлеше утны сүндергәннән соң башлана, чөнки янгынның техник сәбәбен ачыкларга кирәк. Янгынның кайдан чыгуын белү өчен, дознаватель янгын булган урынны җентекләп өйрәнә – идәндә һәм стенадагы эзләрне, бинаның төзелеш материалларының яну дәрәҗәсен. Тәүлекнең кайсы вакыты булуга, объектның кайда урнашуына карамастан, вакыйга булган урында булу бик мөһим. Илдар сүзләренчә, аеруча авыр өчракларда, янгын чыккан җиргә өч-дүрт тапкыр да барырга туры килә. Чөнки ут чыгу сәбәбен табу җиңелләрдән түгел. Гадәттә, сәбәпне ачыкларга өч-ун көн вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә дознаватель янгын буенча карар чыгарырга, сәбәбен ачыклап булмаса, эшне Казанга тапшырырга тиеш.

    Дәүләт янгын күзәтчелегенең ел әйләнәсе эше җитәрлек – көзге-кышкы чорда торак секторда янгыннар саны арта, ә яз-җәй айларында кырлар һәм урманнарны контрольдә тотарга кирәк. Моннан тыш, социаль объектларда, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тикшерәсе бар. Быелгы җәйдә, көннәр артык эссе тору сәбәпле, Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре даими рәвештә кырларны тикшереп тора, чөнки коры үлән яну очраклары күп. Илдар Мохтасаров сүзләренә караганда, бер көнгә ике-өч тапкыр чыгу булырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: