Хәрби комиссар контракт хезмәте турында сөйли
Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов контракт буенча хәрби хезмәт турында мәгълүмат бирде.
– Илшат Назимович, махсус хәрби операция башлангач, безнең районда контракт килешүе төзүчеләр кайчан барлыкка килде?
– Контракт буенча хәрби хезмәт узучы баулылар элек тә бар иде. Махсус хәрби операция башланганчы да без бу мәсьәләгә зур игътибар бирдек. Һәм безнең якташларыбыз 2022 елның 24 февралендә махсус хәрби операция башлануга ук ул зонага керделәр. Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу эше махсус хәрби операция башлангач тагын да активлашты. Бүгенге көндә 80ләп баулылы контракт буенча хәрби хезмәт уза, махсус хәрби операциядә катнаша.
– Контракт буенча хәрби хезмәткә кемнәрне алалар?
– Контракт буенча хәрби хезмәткә 18-60 яшьлек гражданнар алына. Кораллы көчләрдә хезмәт иткән кешеләр дә, төрле сәбәпләр (сәламәтлек, гаилә хәле, хөкем ителү) аркасында армиядә хезмәт итмәгәннәр дә контракт килешүе төзи ала. Иң мөһиме, ул гражданнар сәламәтлек буенча яраклы булырга тиеш. Психик тайпылышы булган, наркология буенча яки психиатрия бүлекләрендә диспансер исәптә торган кешеләргә контракт буенча хәрби хезмәт итү тыела. Кайчандыр хөкем ителгән гражданнар да контракт буенча хәрби хезмәткә алынырга мөмкин. Иң мөһиме, алар авыр маддәләр буенча хөкем ителгән булмаска тиеш.
– Контракт хезмәте шартларында баулыларга кагылышлы нинди үзгәрешләр бар?
– Россия Федерациясендә контракт буенча хезмәт итүчеләр өчен шартлар, нигездә, бертөрле. Контракт килешүе төзү белән, Россия оборона министрлыгыннан бер тапкыр түләнүче 195 мең сум акча бирелә, безнең республикадан 105 мең сум түләү каралган. Һәм безнең Баулы районында бу уңайдан махсус фонд булдырылды. Ягъни, контракт төзегән баулылыга бер тапкыр 300 мең сум акча түләнә. Башка түләүләргә килгәндә, Россия Федерациясендә контракт буенча хәрби хезмәт узучыларның минималь хезмәт хакы 204 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, өстәмә стимуллаштыру түләүләре дә бар: актив хәрби хәрәкәтләр өчен, дошман техникасын юк иткән өчен түләүләр, дәүләт бүләкләре. Ягъни, контрактчылар лаеклы хезмәт хакы ала. Тагын шунысы бар: бөтен нәрсә дә акча белән генә үлчәнми. Контракт буенча хәрби хезмәткә акча өчен генә бармаучылар да бар. Алар ватанны сакларга кирәклеген, илдә авыр вәзгыть булуын яхшы аңлыйлар. Аларның бу адымнары өчен лаеклы хезмәт хакы түләү бик яхшы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев