Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Ветераннар үзләрен ялгыз тоймый

Баулылар “Без бергә” бөтенроссия һәм “Янәшәдә – ветераннар” район хәйрия акцияләренә кушылып, өлкәннәргә ярдәм итәләр

Бүгенге көндә Баулы районында 115 волонтёр теркәлгән. Көн дә 15-20 волонтёр заявкаларны үтәү белән шөгыльләнә. Бу турыда безгә Баулы волонтёрлык штабы кураторы Айдар Хәлиуллин сөйләде.

 

“Без бергә” бөтенроссия үзара ярдәм акциясенә Баулы эшмәкәрләре дә кушылды. Алар ярдәме белән аз тәэмин ителгән, ялгызы бала үстерүче аналарга һәм берүзе яшәүче пенсионерларга тапшыру өчен азык-төлек җыелмалары әзерләнде. Он тарту комбинаты, сөт заводы, икмәк заводы биргән азык-төлектән туплаган җыелмаларны волонтёрлар райондагы 25 кешегә тараткан. Мондый җыелмаларны, Николашкино, Новозареченск, Исергәп кебек авыллардагы гаиләләр дә алган.

Баулы волонтёрлары ялгызы гына яшәүче өлкән яшьтәгеләргә булышуларын дәвам итә, аларга дару һәм азык-төлек китереп бирә (акчасын пенсионерлар үзләре түли). Әлеге ярдәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр урамга чыгып йөрмәсен өчен оештырылды. Чөнки әлеге категория өчен коронавирус инфекциясе аеруча куркыныч тудыра.

– Җомга көнне шәһәрдә 16 заявка үтәлде. Өлкәннәрдән көн дә унлап шалтырату була, – дип сөйләде “Баулы-информ”га Айдар Хәлиуллин. – Алар, нигездә, ипи, сөт, ярмалар һәм медикаментлар китереп бирүне сорый. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен һәм кредитларын түләүне дә сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар.

Коронавирус пандемиясе, кешеләрне үзизоляциядә булып, җанлы аралашудан мәхрүм итсә дә, беркем дә проблемалары белән ялгыз калмый, уртак бәла кешеләрне берләштерә.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ