Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Урак алдынгыларын бүләкләделәр

Шушы көннәрдә районның өч хуҗалыгы комбайнчылары берникадәр вакытка эшләрен туктатып тордылар. Моның сәбәбе – Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин комбайнчылар конкурсы кысаларында урып-җыю алдынгыларын бүләкләргә килде.

Атна саен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Баулы комбайнчыларының күпме ашлык суктыруы турында мәгълүмат җибәрә.

“Бәкер” хуҗалыгы механизаторы – 26 яшьлек Рәсим Хәбибуллин – узган атна күрсәткечләре буенча районда ашлык суктыруда беренче булды. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәрит Кыямов белән кырга килеп, механизаторга грамота һәм акчалата премия тапшырды. Район башлыгы аңа хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм комбайнчылардан урып-җыю барышы белән кызыксынды.

Рәсим Хәбибуллин урак башыннан “Акрос 530” комбайнында 1884 тонна ашлык суктырган. Рәсим 16 яшьтән комбайн штурвалы артында, “Хәнсевәр” җәмгыятендә механизатор булып эшләгән, “Бәкер”дә өченче ел хезмәт куя.

“Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгы хәзерге вакытта сабан бодаен суктыру белән мәшгуль, ул 900 гектарга чәчелгән булган. Ярый әле, һава торышы уңай тора, калган 400 гектарны якын көннәрдә җыеп алырга ниятлиләр. Кырда дүрт комбайн эшли, быел парк бер комбайнга тулыланган, шуңа күрә техника җитәрлек. “Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Марат Бакиров әйтүенчә, быел уңыш бик яхшы, сабан бодае гектарыннан 25 центнер чыга. Шулай ук көзге бодайдан, карабодайдан һәм арыштан да яхшы уңыш алганнар. Аның фикеренчә, моңа быел һава торышы яхшы йогынты ясаган, корылык булмаган. Уңышны югалтуларсыз урып-җыю өчен хәзерге вакытта механизаторлар көнне төнгә ялгап эшли.

Район башлыгының мактау грамотасына һәм акчалата премиягә шулай ук “Николашкино” җәмгыяте механизаторы Радик Исмагулов һәм “Исламгалиевлар” хуҗалыгы механизаторы Раушан Артыкбаев та лаек булдылар.

 

 

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ