Сугышчы Баулы районында корбан ашы уздырган
“Айболит” позывнойлы хәрби, махсус хәрби операциягә киткәндә нәзер әйткән булган.
Баулы районы Салих авылы мәчете янында үзенчәлекле корбан ашы узган: аны махсус хәрби операциядән ялга кайткан “Айболит” позывнойлы сугышчы оештырган.
Ир-егетнең әти-әнисе тумышы белән Салих авылыннан. Гаилә башка республикага күченеп китсә дә, җәй көне Салихка кайтып, бакча утырталар, бирегә еш кайталар. Махсус хәрби операциягә киткәнче, ир-егет нефть өлкәсендә эшләгән, эзтабарлар отрядында булган, спорт белән уңышлы шөгыльләнгән, ул – халыкара класслы спорт мастеры. Алгы сызыкта, медицина белеме дә булганлыктан, аны медицина взводына билгеләгәннәр, “Айболит” дип йөртә башлаганнар. Ул берничә тапкыр туганнары янына ялга да кайтып киткән булган. Анын тормыш иптәше, өч баласы бар.
“Махсус хәрби операциягә киткәндә, туган ягыма исән-сау әйләнеп кайта алсам, туганнарны һәм авылдашларны җыеп, корбан чалдырып, аш үткәрер идем дип нәзер әйткән идем. Бик авыр бер хәл вакытында, Аллаһы Тәгаләдән сорадым: “Минем әле, якыннарым янына кайтып, корбан чалдырасым бар, сакласаң иде безне”, - дип. Без аннан могҗиза белән исән калдык. Аллага шөкер, кайттым. Туганнарым, авылдашларым, барыгызны да күрүемә бик шатмын”, - дип мөрәҗәгать иткән ир-егет якын кешеләренә.
Сугышчының теләге кабул булган: корбан чалдырып, мәчет янына зур табын оештырган. Аның нәзерен үтәргә туганнары, әти-әнисе дә бик булышканнар, Салихка бергәләп кайтканнар.
Авыл имамы Исмәгыйль хәзрәт Закиров Коръән аятьләре укыган. Табын бик мул булган, авыл халкы күп килгән, биредә туып үсеп, читтә яшәүчеләр дә кайткан.
“Батыр авылдашыбыз үзе, учак ягып, шурпа һәм шашлык әзерләде. Табынны корырга туганнары, авыл хатын-кызлары ярдәм итте. Гомумән, аларның гаиләсе бик ярдәмчел, мәчет төзелешенә дә булыштылар, - дип сөйләде редакциягә Салих китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова. - Җирле клуб, китапханә, ФАП хезмәткәрләре, сугышчыга күчтәнәчкә тартма әзерләдек, “Айболит” дип язып та уйдык. Без аның белән горурланабыз, аның исән-сау кайтуын теләп торабыз. Шушындый күңелле очрашуларда гына күрешергә язсын”.
Корбан ашында Салих авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов та катнашкан.
“Шундый батыр егет үстергәннәре өчен, әти-әнисенә зур рәхмәт. Безнең авылдашлар арасында шундый егетләр булуына бик горурланабыз. Исән-сау булып, әйләнеп кайтырга язсын,”, - дип сөйләгән ул.
Авыл халкы батыр авылдашларына, үз иленең патриотына бик рәхмәтле. Тиздән ир-егет сугышчан иптәшләре янына юл тотачак. Гаиләсе, әти-әнисе, авылдашлары аның исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуын көтә.
Фото: Ләйсәнә Таһирова архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев