Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Менделеевск китапханәчеләре Баулы язучысын искә алган

Менделеевск шәһәренең татар китапханәсендә якташыбыз Миргазиян Юнысны искә алу кичәсе үткәрелгән.

Китапханәнең “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр, күренекле  прозаик-язучы, публицист, сынчы Миргазиян Юнысны искә алып, “Дөнья гизгән язучы” дигән әдәби кичә үткәргәннәр.

Менделеевск шәһәре Татар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Гөлназ Хафизова “Баулы-информ” редакциясенә хәбәр иткәнчә, кичәдә язучының авылдашлары, апалы-сеңелле Зифа Вахитова һәм Гөлниса Евдокимова да катнашкан. Зифа Газнан кызы очрашуга Тукай районы “Сосновый бор” совхозыннан килгән. Ул Миргазиян Юныс турындагы истәлекләре һәм аның әсәрләре турындагы фикерләре белән уртаклашкан. Гөлниса Евдокимова үзенең туган якка багышланган шигырьләрен укыган.

Китапханәче Гөлназ Хафизова  чарага килүчеләрне “Ядкарь” клубы эшчәнлеге белән таныштырган, Зифа Газнан кызына,  язучы турында бай материал әзерләп, эчтәлекле әңгәмә оештыруы өчен, барлык катнашучылар исеменнән рәхмәт белдереп, төбәк язучыларының шигырь җыентыкларын бүләк иткән

Фотода: утырганнар – сулдан уңга Зифа Вахитова һәм Гөлниса Евдокимова

ФОТО: Менделеевск шәһәре Татар китапханәсе архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев