Кызылъярлар кыздырды
Баулы районы авылларында Сабан туйлары гөрләде. Кызылъяр авылында да бәйрәм югары дәрәҗәдә узды.
"Кызылъярлар кыздырды" – биш сәгатькә якын дәвам иткән Сабан туен тамаша кылгач, башка килгән иң беренче уй шул булды. Ә мәйдан тулып килгән кунакны кыздырыр өчен күпме көч түгелгәнен бәйрәмне оештыручылар үзләре генә беләдер, мөгаен. Авыл мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин җитәкчелегендәге оештыру комиссиясе Сабан туен югары дәрәҗәдә үткәрү өчен күп тырышлык куюын бәйрәм кунаклары да билгеләп үтте.
"Cоңгы елларда безнең авыл Сабан туе аеруча күңелле һәм югары дәрәҗәдә үтә. Быелгысы да шулай булыр, дип өметләнәм. Чөнки бәйрәмгә Ленир Дәүләтшин җитәкчелегендә аеруча ныклап әзерләнделәр. Молодец егет ул, шәп оештыручы, бик компетентлы", – дип сөйләде Нәзирә Камаева.
Сабан туе быел да ямьле Ык елгасы буенда узды. Көне дә нәкъ бәйрәмчә булды: җылы, кояшлы. Шуңа күрә мәйданга килүчеләр шактый иде.
Сабан туе Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендәге "Асылташ" бию коллективы чыгышы белән башланып китте.
Аннары бәйрәм кунакларын Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, җирлек башлыгы Эльвира Сафина сәламләде. "Кызылъяр" җәмгыяте җитәкчесе Илдар Фәтхетдинов кыр батырларын, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләде.
Сабан туен Ленир Дәүләтшин гадәттәгечә матур итеп алып барды. Бәйрәм җыр-биюләргә, төрле уеннарга бай булды. Җиңүчеләргә саллы бүләкләр әзерләнгән иде. Аларга өстәп, быелгы милли бәйрәмебез өчен "Кызылъяр Сабан туе" дип язылган махсус кепкаларга заказ биргәннәр. Аларны авыл активистларына, оештыручыларга, җиңүчеләргә тапшырдылар. Сүз уңаеннан, бүләкләрне алуга авыл халкы, иганәчеләр ярдәм иткән.
Сабан туе – туганнар, дуслар, классташлар өчен очрашу урыны да.
– Сабан туена бик сөенеп килдем быел да. Безнең авылда бик яхшы итеп үткәрәләр аны. Көне дә бик матур булды, Аллаһы Тәгалә нинди матур көн бирде безгә бүген. Менә класстташларым белән дә очраштым. Безнең класста 42 кеше иде, бүген 15ебез күрештек, – дип, сөенече белән уртаклашты Мөслимә Хәмитова.
Кызылъяр Сабан туе, һәр елдагыча, бик тә күңелле үтте. Кызылъярлар бик актив, уеннарга чыгуга да ялындырып тормыйлар. Кул көрәше уза торган мәйданчыкка халык аеруча күп җыелды.
Иң мавыктыргыч мәйданчык – көрәш уза торганы. Хөкемдарлар — Сабан туйларында күп тапкырлар батыр калган Илфир Нуретдинов, көрәшче Илмир Сабиров һәм Кызылъяр балаларын көрәш серләренә өйрәтүче Илдар Фатыхов иде. Сүз уңаеннан, ул балалар һәм яшүсмерләр бил алышуын гына хөкемдарлык итте, чөнки өлкәннәр көрәшенә үзе дә чыкты.
Балалар арасында һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр билгеләнеп, алар арасында, җирәбә салу юлы белән абсолют батыр билгеләнде. Аңа саллы бүләк тапшырылды: Илфат Хәлимов Сабан туеннан велосипед белән кайтып китте.
Өлкәннәр арасында абсолют батыр исеме өчен бил алышуны Сабан туе кунаклары аеруча кызыксынып күзәтте, чөнки көрәш келәменә физкультура укытучысы Илдар Фатыхов һәм аның шәкерте Илдар Низамов чыкты. Тренер үзенең укучысына шәп белем биргән: Илдар Низамов җиңде. Аңа тәкә һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Бу көнне иң күп бүләккә ия булучы да нәкъ ул иде кебек: спорт сөючән егет башка ярышларда да катнашты һәм призлы урыннар алды. Әле кичә генә Илдар Низамов район Сабан туенда яшүсмерләр арасында абсолют батыр исеменә лаек булган иде.
Кызылъярлар көрәш тәмамлангач та кайтырга ашыкмады: сәхнә янында күңелле биюләр дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев