Юбиляр гаилә – авыл күрке
Бүген – Халыкара гаилә көне. Шул уңайдан, Баулы районы Татар Томбарлысы авылында яшәүче Фәүзия һәм Сәйрин Кәрибуллиннар турында язма тәкъдим итәбез. Алар тиздән алтын туйларын билгеләп үтәчәкләр.
Нәкъ 50 ел элек Фәүзия апа белән Сәйрин абый бер-берсен тормыш иптәше итеп сайлаганнар һәм, шул көннән бирле, иңнәрен-иңгә куеп, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормыш юлыннан атлыйлар.
“50 ел гомер үтеп тә киткән, ышанасы да килми. Яңа гына танышып, Фәүзия апагызны озатып йөргән кебек”, – ди Сәйрин абый.
Фәүзия апа, Миңнегол авылыннан Томбарлыга кичке мәктәпкә йөреп, 9-10 сыйныфны тәмамлый. Менә шул вакытта танышалар да инде алар. Авыл клубына биергә килгән, кечкенә генә гәүдәле кызга күзе төшә яшь егетнең. Кичәдән соң, ат арбасына утыртып, күрше авылга озатып куя кызны.
Авылда яшьләр күп вакытлар, яңа гына армия сафларыннан кайткан алты егет авылда эшкә кала. Шуларның берсе – Сәйрин абый. Ул трактор паркында диспетчер, соңрак бухалтер булып эшли. Биектау районында мәдәният хезмәткәрләре курсын тәмамлап, бераз авыл клубында да эшләп ала. Оста итеп гармунда уйный, концертларда катнаша. Соңрак, читтән торып укып, Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамлый.
Фәүзия апа да, мәктәпне тәмамлаганнан соң, авылда эшкә кала. Читтән торып Минзәлә авыл-хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, колхозда орлыкчылык буенча агроном булып эшли башлый.
“Мин авыл мәдәният йортында эшләгән вакытларда, Флюра Сөләйманова, Әлфия Авзалова кебек күренекле җырчылар килеп, концерт куйдылар”, – дип искә ала Сәйрин абый.
Шундый концертларның берсеннән соң, Сәйрин абый бар кыюлыгын җыеп, Фәүзия апаның өйләренә барып, әти-әтисеннән кызларының кулын сорый. Алар берсүзсез риза булалар, яшьләргә матур итеп никах укыталар. Шулай итеп, 1973 елның 21 маенда Карибуллиннар гаиләсе барлыкка килә. 1976 елда – олы кызлары Ләйсән, 1982 елда икенче кызлары Алсу туа.
Сәйрин абый белән Фәүзия апа гомер буе “Берлек” колхозында тырышып хезмәт куялар.
“Иртән бергә чыгып китәбез, кич бергә кайтып керә идек, – дип сөйли Фәүзия апа. – Кайткач, бергәләп ашарга пешерәбез, мал-туар, кош-корт карыйбыз. Бервакытта та эш бүлешмәдек, барсын да бергә эшләдек”.
Фәүзия апа башта колхозда агроном, аннан 38 ел бухалтер булып эшли, Сәйрин абый 40 ел икътисадчы вазыйфасын башкара. Шул арада ул бер ел мәдәният йортында, өч ел мәктәптә, бер ел бораулау эшендә дә эшләп алырга өлгерә. Лаеклы ялга чыккач, Сәйрин абый дин юлына кереп китә, мәчеткә йөреп, күңеленә тынычлык ала. Авыл халкы да аны хөрмәт итә, Коръән ашлары Сәйрин абыйсыз узмый. Ә Фәүзия апа яраткан шөгыле – бакчачылык белән ныклап шөгыльләнә башлый. Иртә яздан соңгы көзгә кадәр бакчада бал корты урынына эшли ул. Әйе, эшне яратып, күңел биреп эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була шул. Фәүзия апаның да төрледән-төрле җимеш агачлары, яшелчәсе зур уңышлар бирә. Ә шаулап аткан чәчкәләре бакча уртасында гөлбакча булып утыра. Чәчкәләрне бик ярата ул. Өендә дә күп төрле, матур гөлләр үстерә.
Күзләрендә очкын, йөрәкләрендә ялкын янып торган юбилярлар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә тормыш юлларын сөйләделәр, яшь чакларын искә алдылар. Аларга карап, күңел сөенә, күз тимәсен. Алдагы көндә дә, шулай матур итеп, исән-сау тигезлектә, балалар бәхетенә сөенеп яшәргә язсын, дигән теләктә каласы килә.
Эльвира Әхмәтҗанова
Фото: Эльвира Әхмәтҗанова, шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев