Гаилә бәхете – хатын-кыз кулында
Әни булу – зур бәхет кенә түгел, ә җиңел булмаган көндәлек хезмәт тә
Әниләр көне уңаеннан, Салих авылында яшәүче күп балалы ана Алмира Вәлитова белән аралашып алдык. Тормыш сынауларын шактый күргән ханым белән аның тормыш йомгагын сүттек, әниләрнең бәхет формуласы турында гәпләштек.
Кызларга бай гаилә
Альмира Вәлитова тумышы белән “Баулы” совхозыннан (хәзер – Новозареченск бистәсе). 1967 елда Җәвия һәм Ярулла Вәлиевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә ул. Кечкенәдән сатучы булырга теләгән кыз, авыл мәктәбен тәмамлагач, Бөгелмә кооперация училищесына укырга керә. Диплом алгач, Салих авылы егете Айдар белән гаилә корып җибәрә. Вәлитовлар, 38 ел бергә гомер итеп, өч кызга гомер бирәләр. Олы кызлары Альбина Баулыда ТИСБИда белем алган, ә Алина белән Илгинә Туймазы медицина көллиятендә укыганнар. Хәзерге вакытта өчесе дә Уфада яшиләр.
Алмира Вәлитова әйтүенчә, хатын-кыз, иң беренче чиратта, гаилә учагын саклаучы. Хәзер бу традицияне кызлары дәвам итә – өчесе дә гаиләле. Вәлитовларның ике оныклары бар – Диана белән Арина.
– Баланың баласы балдан татлы, диләр. Мин бик тә килешәм моның белән. Үзебезнең балалар үскәндә, аларны карарга бик вакыт булмый иде, ә оныкларга бар, Аллага шөкер. Оныкларны үстерешергә булышабыз, – ди Алмира Ярулла кызы.
Вәлитовлар күпләп мал-туар асрап яшәгәннәр, йорт салып чыкканнар. Гаилә башлыгы Себергә йөреп хезмәт куя. Алмира Вәлитова озак еллар кибеттә сатучы, мәктәптә пешекче булып эшләгән. Кызлары да кечкенәдән кул арасына кереп үскәннәр.
– Мин кибеттән эштән кайтуга, кызлар бөтен эшне эшләп куялар иде: сыерлар савылган, терлекләр каралган, – ди әни кеше. – Әтиләре өйдә булмаганда, кызлар төп ярдәмчеләрем иде. Кер юу, бакча эшләре – барысында да булыштылар. Әле дә ярдәм итеп торалар.
Алмира Вәлитова әйтүченчә, кызларын үстергәндә ул аларга дус булырга тырышкан. Хәзер аларның шатлык-сөенечләре дә, борчулары да, серләре дә уртак.
– Безнең әтиебез бераз таләпчәнрәк, ә әниебез гел йомшак, ачык күңелле. Ул безнен барыбыз өчен дус сыман. Берәр куанычлы вакыйга булса яки борчуыбыз килеп чыкса, әниебез белән уртаклашырга ашыгабыз. Алла боерса, без дә үзебезнең гаиләдә, балалар өчен әниебез кебек булырга тырышырбыз, – ди кызлары Илгинә.
Алмира Вәлитова элек-электән бәйләргә яраткан, кызларын да кул эшләренә өйрәтеп үстергән.
– Элек кибетләрдә әйбер булмаган дефицит вакытында кызларга чалбарларга хәтле бәйли идем, кофталар, шапка һәм шарфлар. Үземнең әнием сарык йоныннан жегерләп бирә иде. Хәзер оекбаш, тапочкилар гына бәйлим, – ди хуҗабикә.
Язмыш сынаулары
Тормыш итү дәверендә барысы да шома гына бармый: шактый сынаулар күрергә туры килә Алмира Вәлитовага. Кияүгә чыгып, дүрт ел яшәгәч, каенанасын паралич суга аның, дүрт елдан артык урында ята. Унбиш ел үткәч, каенатасы биш ел яман чир белән көрәшә. Үз әнисе, сукыраеп, кызы тәрбиясенә кала. Алмира ханым бик тыйнак: иренең әтисе белән әнисен, үзенең әнисен, авыргач, озак еллар бала карагандай каравы, аларны кадерләп соңгы юлга озатуы хакында авылдашлары гына сөйләде.
– Алмира апа бик тыйнак ханым, бик ярдәмчел, яхшы ул, – ди Салих авылында яшәүче Ләйсәнә Таһирова.
Әнисе, биш ел авырып, вафат булгач, дүрт айдан бертуган абыйсы да кинәт кенә үлеп китә Алмира Вәлитованың. Апасы Ставрополь шәһәрендә яши.
– Төпчек булгангадыр, мин аларны карармын диптер инде, әти миңа кечкенә чагымда гел, син безнең кормилец, дия иде. Кызганычка каршы, ул 64 яшендә үк дөнья куйды. Ә әниебез 81гә кадәр яшәде, – ди Алмира Ярулла кызы.
Югалтулар тагын була әле аның тормышында. Каенатасы авырганда, каенсеңлесе Салиядә дә яман чир табалар. Ул, ике ел авырып, 38 яшендә вафат була. Ике бала ятим кала (кечкенәсенә 11 генә яшь була). Вәлитовлар аларны үзләренә сыендыра.
– Салия белән без дуслар идек, Бөгелмәдә бергә укыдык, бергә квартирада яшәдек, – дип сөйләде Алмира ханым. – Аның вафатыннан соң, кызы белән улы безнең балалар белән бездә үстеләр. Аларга без үз балаларыбыз кебек карадык, начар булмаска тырыштык.
Әңгәмә барышында, язмабыз героеннан бер генә дә зарлану сүзе ишетмәдек. Язмыш аңа сынаулар җибәрсә дә, аларны лаеклы кичергән тормыш сөючән ханым. Хәзерге вакытта ул, гаилә учагын саклап, якыннарын тәмле сыйлар белән сыйлап тора.
– Элек мин тортлар, бавырсак пешерә идем. Интернетта, газетада яңа ризыклар күрсәм, әле дә пешереп карыйм. Кухняда экспиременлар яратам, – ди Алмира Ярулла кызы.
Шулай да иң яраткан ризыклары – итле бәлеш. Барысы да бергә җыелышканда, кайтабыз дип хәбәр биргәндә, әни кеше тиз генә шуны хәстәрләргә керешә. Бергәләп мул табын артын җыелышу – әни кеше өчен олы бәхет.
Алмира ханым башка әниләргә дә теләкләрен җиткерде.
– Мин барлык әниләргә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, балалар һәм оныклар куанычы, озын гомерләр телим. Ил-көннәр тыныч булып, бер әни дә бала кайгысы күрмәсен иде, – диде Алмира Вәлитова әңгәмәбез ахырында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев