Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Дуңгызларда африка чумасы Әлмәттә: вирус таралу куркынычы бар

Дуңгызлар күпләп үлгән очракта, тиз арада ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Татарстанда Әлмәт һәм Зәй районнарында кыргый дуңгызлар арасында авыру очраклары ачыкланган. Барлыгы 6 чыганак теркәлгән. Барлыгы өч район – Алабуга, Зәй һәм Әлмәт – имин булмаган районнар, дип санала. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Вирус Баулы районына якынаю сәбәпле, Рамил Гатиятуллин район башкарма комитеты җитәкчесенә “Миңнуллин” крестьян-фермерлык хуҗалыгының дуңгызчылык комплексы тирәсендә 10 чакрымлык буфер зонасы булдыруны контрольдә тотарга кушты, шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына аучылар һәм җирлек халкы белән профилактик әңгәмәләр уздыруны йөкләде.

Дуңгызлар күпләп үлгән очракта, тиз арада ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев