Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Булылы Бөтенроссия бәйгесендә икенче урын алган

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Римма Яруллина, Бөгелмә шәһәрендә “Милли моң” IX Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивалендә катнашып, уңышка ирешкән.

“Милли моң” фестивале быел Татарстан республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышлап үткәрелгән. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәният үзәге оештыра. 

Конкурс ике номинациядә узган: “Соло” һәм “Ансамбльләр”. Бәйгедә Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Оренбург, Самара өлкәләреннән һәм Россиянең башка төбәкләреннән 29 ялгыз башкаручы һәм 18 ансамбль берешәр мөнәҗәт әйткән. Аларның чыгышларын Татарстанның халык артисты, мөнәҗәтләрне җыеп һәм өйрәнеп, халыкка кайтару юнәлешендә озак еллар хезмәт куючы Зөһрә Сәхәбиева җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләгән. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, бәйгечеләрнең башкару осталыгына, образлы эчтәлекне эмоциональ яктан бирә белүгә, ачык дикция һәм аһәңле яңгырашка, интонациягә, репертуарга, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүенә һәм башка критерийларга игътибар иткәннәр. Нәтиҗәдә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина, “Инандым, бән Аллаһка” мөнәҗәтен башкарып, “Соло” номинациясендә икенче урынга лаек дип табылган. Аңа җиңүче дипломы һәм кыйммәтле бүләк тапшырганнар. Фестивальдә Баулыдан Ленар Солтанов һәм Сәвия Низамова да катнашкан. Алар да, матур чыгыш ясап, катнашучы сертификаты белән бүләкләнгән. 

“Башта бу фестиваль “Зәйтүнә” дип атала иде, аннары аны “Милли моң” дип үзгәрттеләр. Мин быел алтынчы тапкыр катнаштым”, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә Римма Яруллина. 

Алты ел элек ул, мөнәҗәт һәм бәетләр укучыларны туплап, «Инсаният» ансамбле оештырды. Коллектив, башка елларда Бөгелмәдә мөнәҗәтләр фестивалендә уңышлы гына чыгыш ясап, призлы урыннар алып кайтты. Ә Римма Яруллина ике ел элек беренче урынга лаек булды. 

40 елдан артык шәфкать туташы булып эшләүче Римма ханым Баулы мәдәният йортына “Асылъяр” вокаль ансамбленә (җитәкчесе – Йолдыз Шакирова) дә йөри.

Тумышы белән Яңа Чүте авылынннан булган Римма Яруллина 5 яшеннән бирле җырлый.

“Минем әтием Радик бик оста гармунчы һәм җырчы иде, – ди ул. – Миңа 5 яшь вакытта ул мине беренче тапкыр сәхнәгә алып чыкты. Бу көн минем хәтеремдә бераз саклана: әти сәхнә кырыенда гармунда уйный, мин, сәхнәгә чыгып, әтигә карап торам. Әти миңа башын селкеде дә, мин җырлый башладым. Шуннан бирле мин сәхнәдә”. 

Мәктәп елларында сәхнәдән төшмәгән, сәнгать дөньясына тартылган кыз шәфкать туташы һөнәрен сайлый һәм медицина училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, Баулы хастаханәсенә эшкә керә. 

“Сәхнә юлыннан китмәү язмыштыр, мөгаен. Миңа насыйп булмагандыр ул, – ди Римма ханым. – Хастаханәгә эшкә урнашкач, Баулы мәдәният йортына йөри башладым, “Зифа каен” вокаль ансамблендә җырладым. Мәдәният йортында эшләүче Рудамир Латыповның (хәзер мәрхүм) мине бик тә җырчы итәсе килде. Сәгыйть Әхмәтҗанов мине театр училищесына да әзерләгән иде. Тик аңа укырга керү вакытында, җәй көне миңа эшемнән ял бирмәделәр. Шулай калды инде. Бәлки, теләгем, омтылышым да җитеп бетмәгән булгандыр”.

Шәфкать туташы булып эшләвенә быел 40 ел Римма Яруллинаның. 30 ел – район үзәк хастаханәсендә, 7 ел балалар бакчасында хезмәт куйган ул. Универсаль залда эшләвенә өч ел. 

Римма ханым гомере буе, төп эшеннән тыш җәмәгать эшен дә башкара: моңлы тавышы белән якташлары күңелен яулый. Бүгенге көндә ул Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җирле бүлекчәсе белән җитәкчелек итә, татар теле, татар милләте өчен янып-көеп яши, үсеп килүче буынга милли гореф-гадәтләрне өйрәтүгә зур өлеш кертә.

Фото: Римма Яруллина шәхси архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев