Баулылы дәүләт ярдәмен алгач, тормышы тамырдан үзгәргән
Социаль яклау бүлегендә 20 ел хезмәт куйганнан соң, Валентина Әхмәдиева үз эшен башларга карар итә: үзмәшгуль булып теркәлә һәм дәүләттән бер тапкыр бирелүче финанс ярдәмен ала. Нәтиҗәдә аның тормышы яхшы якка үзгәрә.
Дәүләт эше
Валентина Михайловна Баулыда туып үсә. Мәктәптән соң ТИСБИ идарә университетында читтән торып белем ала, “Программалаштыру” факультетын тәмамлый. Аннары, Баулы районы халыкны социаль яклау бүлегенә эшкә урнашып, социаль ярдәм чараларын билгеләү бүлегендә 20 елдан артык хезмәт куя.
– Мин ул эшемә бик рәхмәтлемен, – ди Валентина Михайловна. – Анда мин күп нәрсәгә өйрәндем: компьютерда эшләргә, төрле контингент кешеләр белән аралашырга. Социаль яклау бүлегендә эшләү минем өчен зур тәҗрибә булды. 2019 елда мин, параллель рәвештә, СММ-менеджерга (социаль челтәрдә товарлар һәм хезмәтләр тәкъдим итүчегә) укыдым. Тик мин бу юнәлештә тулы көчемә эшли алмадым: дәүләт эшендә булу күп вакытны ала иде. Көне буе төп эшемдә эшлим, өйгә кайткач, ашарга әзерлим, юам, җыештырам һәм йокларга ятам, кая анда өстәмә эшләү...
Валентина Михайловна күптәннән инде өендә генә эшләү турында хыяллана һәм СММ-менеджер юнәлеше буенча күптән кызыксына торган була.
– Яшүсмер балам булгач, аңа һәм иремә вакытымны күбрәк бүләсем килде. Озак кына уйлагач һәм ирем белән киңәшләшкәч, дәүләт эшеннән китәргә булдым. Яңа эшчәнлек юнәлешендә перспективалар күбрәк кебек тоелды. Ирем минем карарны хуплады, хәлемә керде, – ди ул.
Хыяллар чынга аша
Валентина Михайловна, үзмәшгуль булып теркәлеп, үз эшеңне ачарга дәүләттән финанс ярдәме алу мөмкинлеге булуын белә. Үзенең хыялын тормышка ашыру өчен, Баулы шәһәре халык мәшгульлеге үзәгенә мөрәҗәгать итеп, гариза яза һәм бизнес-план төзи. Мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советы эшләп килә. Валентина Әхмәдиева шунда үзенең бизнес-планын уңышлы гына яклый һәм эксперт советының уңай бәяләмәсен ала. Шуннан соң ул физик затны һөнәри керемгә салым түләүче (үзмәшгуль) сыйфатында исәпкә куйганда бирелә торган финанс ярдәме алу турындагы килешүгә кул куя. Нәтиҗәдә Валентина Михайловнага социаль челтәрдә бизнесне үстерү юнәлеше буенча дәүләттән 145100 сум күләмендә финанс ярдәме бирелә.
– Бу ярдәм минем өчен бер могҗиза булды, – ди ул. – Нәкъ шул вакытта мин эшли торган социаль челтәр безнең илдә тыелды. Мин анда телефоннан эшли идем, ә Вконтактеда эшләргә ноутбук кирәк. Тик минем яхшы ноутбугым юк иде.
Валентина Михайловна халык мәшгульлеге үзәгеннән бирелгән акчага кыйммәтле ноутбук, фотоаппарат, башка кирәк-яраклар сатып ала һәм, җиң сызганып, эшкә керешә. Ул СММ-менеджер булып көнгә 5-6 сәгать эшли, социаль челтәрләрдә бизнес-аккаунтлар алып бара. Хәзерге вакытта 4 клиент белән эшли, алар арасында баулылар да бар. СММ-менеджер – заманча һөнәрләрнең берсе, бүгенге көндә аңа ихтыяҗ зур.
Дәүләттән финанс ярдәме алганнан соң, Валентина Әхмәдиеваның тормышы тамырдан яхшы якка үзгәргән. Вакытны бүлү проблемасы да хәл ителгән: гаиләсе бәхетле, чөнки әни кеше һәрвакыт өйдә! Үзгәрешләр Валентина Михайловнаның күңел халәтендә дә чагыла, ул фикерләү ягыннан да үзгәреш кичерә.
– Мин үзаңымны үстерү ягыннан төрле укулар үтәм, укудан бервакытта да туктап торганым юк, – ди ул. – Балам белән мөнәсәбәтләр яхшы якка үзгәрде: хәзер без күп вакытта бергә, безнең уртак кызыксынулар барлыкка килде. Ирем дә минем өйдә булуымнан канәгать. Гаиләм миндәге үзгәрешләрне аңлап кабул итте, ә бу иң мөһиме. Минем өйдән эшләвем нәтиҗәсендә безнең гаиләбез тагын да якынайды.
Үзмәшгуль буларак, Валентина Михайловна һөнәри керемгә салымны махсус кушымта аша түли.
– Телефонымда “Минем салым” дигән кушымта бар, салым түләү уңайлы, – ди ул. – Үзмәшгульлекне әлегә япмадым, бәлки, киләчәктә, үзем укыта башласам, кирәге чыгар.
Халык мәшгульлеге үзәгеннән финанс ярдәме алганнан соң, Валентина Әхмәдиева бер ел дәвамында үзенең эшчәнлеге хакында хисап тотарга тиеш. Һәр квартал саен, “Минем салым” кушымтасы аша, кереме турында белешмәләр җибәргән.
– Хәзер мин, кая гына барсам да, халык мәшгульлеге үзәгенең финанс ярдәме турында сөйләп йөрим, – ул. – Чөнки кешеләр шундый мөмкинлекләр барлыгын белеп бетермиләр. Белгән очракта да, документ эшеннән куркалар. Монда куркырлык бернәрсә дә юк. Безнең шәһәрдәге халык мәшгульлеге үзәгендә шундый яхшы белгечләр эшли. Алар барысын да яхшылап аңлаталар. Бер сүз белән әйткәндә, үз эшләрен намус белән башкаралар. Мин аларга бик рәхмәтле.
Билгеле, дәүләттән бирелгән финанс ярдәме белән генә ерак китеп булмый. Валентина Михайловнага үзенең хыялын тормышка ашырыр өчен шактый тырышырга туры килә. Үз эшеңне башлар өчен, тәвәккәллек, даими камилләшү, уку да кирәк. СММ-менеджер булып эшләү өчен, грамоталы, сабыр булырга, кеше белән аралаша һәм төрле хәлләрдән чыга белергә дә кирәк. Өстәвенә, чит бизнесны социаль челтәрләрдә тәкъдим итү өчен, аның турында тулы мәгълүматка ия булырга да кирәк.
– Дәүләттән ярдәм күрсәтелгәннән соң, күрсәтелә торган хезмәтләрнең саны артты, ә бу исә керемне арттырырга мөмкинлек бирде, – Валентина Әхмәдиева.
Соңгы вакытта эшсезлек проблемасы кискен тора. Еш кына, аеруча яшьләрдән, шундый сүзләр ишетергә туры килә: “Бездә эш юк, кая урнашырга белмим”. Бу уңайдан Валентина Михайловнаның катгый фикере бар.
– Акча юк икән, эшләргә кирәк. Теләге булган кешегә мең дә бер мөмкинлек бар. Социаль яклау бүлегенә эшкә урнашканчы, мин өйдә тегү тектем (тегү машинам бар иде), чөнки мин инвалид бала белән берүзем калган идем, эшләмичә нишлисең, – ди ул. – Социаль яклау бүлегендә хезмәт куйганда, кичләрен һәм төнлә таксида эшләдем. Эштән кайтам, тиз генә ашыйм да чыгып чабам. Ә инде телефоннар кулланылышка кергәч, аның аша эшли башладым, яңа һөнәр үзләштердем. Кеше шуны яхшы аңларга тиеш: аның тормышы бары үзеннән генә тора, беркем дә сиңа китереп бирми. Әгәр син үсешкә ирешергә, балаларыңа лаеклы тормыш бирергә, үзең дә яхшы яшәргә теләсәң, эшлә. Эш юк дигән сүз дөрес түгел ул, мөмкинлекләр җитәрлек, ялкауланмаска гына кирәк.
Хәзерге вакытта Валентинаны тормышта үз урынын тапкан, үз дигәненә ирешкән кеше дип әйтергә була: күңеленә ятышлы эш белән шөгыльләнә һәм ул үз-үзеннән канәгать.
– Мин хәзер һәрвакыт үсештә булган әни кеше, – ди ул. – Мин үземнең үсешемне күрәм, киләчәгемне күрәм, мин тормыштан канәгать. Миңа калса, кешегә тулы бәхет өчен шул кирәк.
Дәүләт ярдәме
Баулы шәһәре халык мәшгульлеге үзәгенең эшкә урнаштыру бүлеге әйдәп баручы инспекторы Ольга Морозова “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә сөйләгәнчә, Валентина Әхмәдиевага эшсез гражданнарга эшмәкәрлек эшчәнлеге башлап җибәрүгә ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтелгән.
– Бу дәүләт хезмәтен күрсәтү кысаларында, Татарстанда шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәве, юридик зат рәвешендә дәүләт теркәве, крестьян (фермерлык) хуҗалыгы дәүләт теркәве узганда һәм физик затны һөнәри керемгә салым түләүче (үзмәшгуль) сыйфатында исәпкә куйганда, бер тапкыр финанс ярдәме бирү мөмкинлеге бар, – дип аңлатты Ольга Морозова. – Дәүләт хезмәте күрсәтелгәндә, гражданнар бизнес-план төзиләр. Анда производство планы, маркетинг-план, оештыру планы һәм финанс планы языла. Проектның бәясе, нигездә, 153 мең сум була. Аның 145100 сумы – төбәк бюджетыннан бирелә торган финанс ярдәме, калган өлеше – гражданинның үз акчасы.
2022 елда Баулы районында бу финанс ярдәмен 11 кеше алган (шул исәптән Валентина Әхмәдиева). Аларның барысы да һөнәри керемгә салым түләүче (үзмәшгуль) сыйфатында исәпкә куелганнар. Эшсез гражданнарга эшмәкәрлек эшчәнлеге башлап җибәрүгә ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте быел да күрсәтелә.
– Өстәмә эш урыннары булдыруны күзаллаган, эшкәртү производствосы, транспорт, төзелеш, туризм, физик культура һәм спорт, халык һөнәрчелеге, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәләрендә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару юнәлешендәге бизнес-планнарга өстенлек бирелә, – ди Ольга Морозова.
Бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмен алган кешеләр 12 ай дәвамында хисап тотарга тиеш: үзмәшгульләр квартал саен керемнәре турында белешмә бирә, ә шәхси эшмәкәрләр – керемнәре турында декларация.
Мәшгульлек үзәге дәүләттән бирелгән акчаның максатчан тотылуын контрольдә тота. Нәтиҗәдә, эшчәнлек турында акт төзелә, аңа фотосурәтләр беркетелә.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев