Баулыларны ефәк күбәләге борчуга сала
Баулылы, “Баулы-информ” редакциясенә шалтыратып, ефәк күбәләге урмандагы агач яфракларын юк итүенә борчылуын белдерде.
Баулы урманнары күпләрдә соклану уята. Ләкин быел урман күз алдында ямьсезләнеп бара. Шәһәрдәшебез Светлана Андреевна, бу көнүзәк мәсьәләгә борчылып, “Баулы-информ” редакциясенә мөрәҗәгать итте.
Редакция хәбәрчесе бу сорауны Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакировка һәм “Баулы урманчылыгы” дәүләт бюджет учреждениесе начальнигы Марат Бикбулатовка җиткерде.
Ефәк күбәләге белән бәйле барлык сораулар гадәттән тыш җыелышта каралды.
– Узган ел Баулы урманчылыгы үз көче белән өмә үткәргән иде. Шулай ук кайбер бюджет оешмалары хезмәткәрләреннән ярдәм сорадык, алар агачларны нефть белән эшкәрттеләр, – дип башлады Данияр Ленарович. – Санитар нормалар буенча, торак пунктларга һәм су объектларына 300 метр арада эшкәртү мөмкин түгел.
– Быел 31 майдан 2 июньгә кадәр 1800 гектар урман ефәк күбәләгенә каршы эшкәртелде, – дип билгеләп үтте “Баулы урманчылыгы” җитәкчесе Марат Бикбулатов. – Ефәк күбәләгенә каршы көрәш узган елда алып барылды. Эшкәртү, нигездә, кичке һәм иртәнге сәгатьләрдә узды. Дәүләт контракты буенча, быел урманнарны эшкәртү 1800 гектарда узды. Кызганычка каршы, бөтен территориядә түгел, ә бары тик 20 процентны гына колачладык. Эшкәртү нәкъ менә ефәк күбәләге аеруча күп булган урыннарда узды. Бүгенге көндә ефәк күбәләге күпләп һөңүм иткән урыннарны, шул исәптән Баулы өстендәге урманны да, санитар нормалар буенча, җирдән яки авиация ысулы белән эшкәртә алмыйбыз. Хәзер урманчылык тарафыннан барлык шундый урыннарны ачыклау эше алып барыла. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгына гариза биреләчәк, әгәр аны хупласалар, барлык мәгълүмат җыелып, Мәскәү урман хуҗалыгы министрлыгына раслау өчен җибәреләчәк. Бу өстәмә финанслау өчен эшләнә, киләсе елга ефәк күбәләге аеруча күп булган урыннарны тулысынча колачлау өчен. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: урман хуҗалыгы министрлыгы белән килешү бөтен Татарстан Республикасы өчен төзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев