Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар «Минем герой – минем гаилә» акциясендә катнаша

Баш мөхәррирнең «Хезмәткә дан» газетасы буенча урынбасары Ләйсән Сәетгәрәева Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы Ибраһим Исмәгыйлев турында бәян итә.

Бервакыт кулыма Хәтер китабы килеп эләкте. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларымны карыйм әле дип, кызыксынып киттем.  Китапта бабам Ибраһим Исмәгыйль улы Исмәгыйлев турында да мәгълүмат бар: “Ибраһим Исмәгыйль улы Исмәгыйлев, Мөслим районы хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән, кызылармеец, 1942 елның 18 сентябрендә Волгоград өлкәсенең Городище районы Котлубань станциясендә җирләнгән”, – дип язылган.  Ә бит ул сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан.

Әниемнең әтисе, бабам Ибраһим Исмәгыйль улы Исмәгыйлев  1903 елның 21 сентябрендә туган. Бөек Ватан сугышына 1942 елның июнендә алынган, Сталинград сугышына эләккән, политрук булган. Яраланып, туган якларына әйләнеп кайткан. Дан ордены белән бүләкләнгән.

"Әткәй фашистлар белән ничек атышканнарын, югарыда телгә алынган Волгоград өлкәсенең Котлубань станциясе янында яраланганын сөйләгәндә, авызыбызны ачып тыңлый идек", – ди әнием.

Сугыштан соң, бабам колхозда агроном, рәис булып эшләгән. 

"Кызыл Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасына  колхоз хәлләре, авыл тормышы турында мәкаләләр язган. Бабам 1967 елның 17 февралендә йөрәк өянәгеннән вафат булган. 

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез дә үз гаиләгезнең геройлары тарихы белән уртаклаша аласыз. Язмалар һәм фотоларны slava_trudu@bk.ru электрон почтасына җибәрергә була. 

#МойГеройМояСемья #БессмертныйПолк #БессмертныйПолкТатарстан  #БессмертныйПолк2024
#МинемГеройМинемГаилә  #ҮлемсезПолк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #БессмертныйПолк #БессмертныйПолкТатарстан