Баулылар Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтә
Бүген Мәүлид кичәсе. Шул уңайдан район мәчетләрендә чаралар үткәрелә. Шалты авылында да Мәүлид бәйрәме уздырганнар.
Бүген рабигүл-әүвәл аеның уникенче көне – Мәүлид көне. Бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәлләм туган.
Мәүлид ае 15 сентябрьдән башланды. Ай дәвамында мөселманнар, мәчетләргә җыелып, аның яшәү рәвеше, әхлагы турындагы аять-хәдисләрне укыйлар, вәгазьләр укыйлар, догалар кылалар, салаватлар әйтәләр. Шалты мәчетендә дә шундый күркәм чара оештырганнар.
“Безнең Шалты авылында күркәм традиция яшәп килә: без һәр елны Мәүлид аенда Мәүлид бәйрәме үткәрәбез, – дип сөйләде “Баулы-информ” редакциясенә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Шалты җирле бүлекчәсе рәисе Наҗия Гыйльфанова. – Анда авылыбыз имамы Әсгать Мәгъҗанов, мәчеткә йөрүчеләр, укытучылар коллективы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмасы вәкилләре һәм балалар катнаша. Без авылда уза торган бөтен чараларны шулай бергәләп оештырабыз. Безнең бу бәйрәмне ничек үткәрү турында китабыбыз, үз сценариебыз бар. Былтыр мин әзерләгән идем. Быел Римма Гыйльфанова балалар белән әзерләнделәр”.
Өлкәннәр балаларга Мөхәмәд пәйгамбәрнең тормыш юлы, аның әти-әниләре турында җентекләп сөйләгәннәр, бергәләп салават әйткәннәр. Сүз уңаеннан, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтү – мөселманнарның аңа карата яратуларын, рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен белдерүе ул.
Мәүлид бәйрәмендә мөнәҗәтләр дә әйткәннәр. Шулай ук укучыларга да сүз бирелгән.
“Балалар, бик матур итеп, үзләре белгән, өйрәнгән кыска-кыска аятьләрне сөйләделәр, – ди Наҗия Гыйльфанова. – Укучыларыбыз бик акыллы. Аларның шулкадәрле тырышып, нәрсәгәдер өйрәнергә тырышуларына, дини традицияләрнең дәвам итүенә бик сөенеп кайттым. Балаларның кече яшьтән дини гыйлем алулары бик яхшы. Авылыбыз картайды, бездә балалар бик аз – мәктәптә 18 бала гына”.
Наҗия Гыйльфанова сөйләвенчә, ахырда, хәерләр өләшеп, бәйрәмне матур итеп тәмам иткәннәр.
ФОТО: Наҗия Гыйльфанова шәхси архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев