Баулылар, кыйммәтле бүләк алсагыз, салым түләргә онытмагыз
Салым инспекциясе кемнәргә 2020 ел өчен керемнәр турында декларация тапшырырга кирәклеген аңлатты.
Гражданнар 2020 елда алган керемнәре турында 30 апрельгә кадәр хисап тотарга тиеш.
Керемнәр турындагы декларацияне, мәсәлән, милеккә хокукы минималь сроктан да кимрәк булган фатирны саткан баулылар бирергә тиеш. Шулай ук кыйммәтле бүләкләр алган (якын туганнардан булмаган очракта), милекне арендага тапшырган яки чит ил чыганакларыннан керем алган кешеләр дә 2020 елга керемнәр турында хисап тота. Бу хакта редакциягә Федераль салым хезмәте 17нче районара инспекциясе Баулы участогы баш дәүләт салым инспекторы Валентина Галкина сөйләде.
Шулай ук шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар һәм башка затлар да керемнәре турында хисап тотарга тиеш.
Валентина Галкина сүзләренә караганда, салымны 2021 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк. Салым түләүче декларацияне 2021 елның 30 апреленә кадәр тапшырмаса һәм салымны вакытында түләмәсә, моның өчен җәза каралган. Мәсәлән, физик затларның кеременә салым түләмәгән өчен штраф түләнергә тиешле сумманың 20 процентын тәшкил итә.
Фото: /yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев