Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар Бөтендөнья акциясенә кушылды

2023 елның 13 октябреннән 15 октябренә кадәр “Татарча диктант” акциясе уза. Бүген Баулыда да диктант язу мәйданчыгы эшләде.

Сигезенче тапкыр үткәрелә торган “Татарча диктант” белем тикшерү акциясенең максаты – бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, татар әдәби телен белү белән кызыксынуны арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теленә булган мәхәббәтне арттыру.


Баулыда татарча диктант язу район үзәк китапханәсендә оештырылды. Чарага 20гә якын кеше килде. Диктант тексты Рөстәм Галиуллинның “Таҗеддин Ялчыгол” әсәреннән өзек иде. Аны  Баулы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Фәридә Зыярова укыды.


“Татарстан, Россиядәге башка төбәкләр һәм чит илдә яшәүче татарлар өчен өч төрле текст тәкъдим ителде,  – дип сөйләде ул “Баулы-информ” хәбәрчесенә. – Безнең текст җиңел димәс идем. Иң катлаулысы, мөгаен, Татарстанда яшәүчеләр өчен бирелгәндер. Ул шактый грамоталы булуны сорый. Шул ук вакытта язмаслык та түгел. Катнашучыларның эшләрен тикшергәч, нәтиҗәләрне, билгеләрне сайтка куячакбыз”. 
Диктантны онлайн язу мөмкинлеге дә бар. Моның өчен сайтта “катнашучы” буларак теркәлү узарга кирәк.  


Татарча диктантны башка мәйданчыкларда язарга мөмкин. Мәсәлән, сайтка керү яки үзәк китапханәгә  килү мөмкинлеге булмаган кешеләр аны башкача да яза алды. Диктант текстын телевидение аша да укыдылар.
Фәридә Зыярова сүзләренә караганда, “Татарча диктант” акциясендә Баулы районы буенча 1000 кеше катнашкан еллар да булган.
Акция 15 октябрьгә кадәр дәвам итә, аңа район мәктәпләре дә кушылачак.
Фото: Гүзәлия Абдуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев