Баулы районы авыл халкы “Әйе” дип тавыш бирә
22 февраль Баулы районында гомум тавыш бирү көне дип игълан ителде. Районның барлык авыл җирлекләрендә 2015 елга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдумнар узачак.
Үзара салым программасында катнашу отышлы икәнлеге узган ел Татарстанның резерв фондыннан акча бирелгәч билгеле булды.Үзара салым буенча авыл халкыннан җыелган һәр сумга республика дүрт сум өстәде. Шулай итеп сумма биш тапкыр артты. Баулы районына дүрт миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде.
Узган ел, мәсәлән, Поповка авыл җирлегендә балигъ булган һәр кешедән 200әр сум акча зиратларны төзекләндерү өчен җыелган. Поповкалылар җыйган акчага республика 315893 сум 40 тиен өстәгән. Шул акчалар хисабына узган ел авыл зиратына яңа койма кую буенча зур эш башкарылган. Быел әлеге эшне җирлекнең үзәгендәге һәм Югары Фоминовка авылындагы зиратларда дәвам итәргә булганнар. Якшәмбе көнне әлеге ике авыл халкы үзара салым кертелүгә "әйе" яки "юк" дип тавыш бирәчәк.
- Билгеле инде, "әйе" дип тавыш бирәчәкмен, - ди Поповкада яшәүче 70 яшьлек Алексей Огородников. - Зиратның коймалары черегән иде инде, алар җимерелеп төшкәч, кешеләр ничек кирәк алай төзекләндереп торалар иде. Ә былтыр үзара салым акчасына профнастилдан койма сузылды. Быел да шулай җыелышсак, дәүләт тә ярдәм итсә, изге урыныбыз тәртипкә килер иде. Былтыргы референдумның нәтиҗәләре күзгә күренеп тора. Быел кешеләр тагын да активрак булырлар дип уйлыйм. Күршеләребез кандызлылар да быел дөрес карар кабул итәрләр, референдумда "әйе" дип тавыш бирерләр дип өметләнәм.
Авыл халкы 22 февральдә референдумда нәрсә өчен тавыш бирәчәк?
Авыл җирлеге |
Үзара салым буенча акча җыю максаты |
Күләме (сумнарда) |
Александровка |
- авыл юлларын төзекләндерү һәм ремонтлау |
200 |
Исергәп |
- Исергәп һәм Яңа Баулы авылларында зиратларны төзекләндерү; - урамнарны төзекләндерү |
200 |
Кызылъяр |
- территорияләрне кардан чистарту; - электр лампаларын һәм фонарьларын алыштыру; - юлларны төзекләндерү |
200 |
Кырымсарай |
- Кырымсарай һәм Мортаза авылларын төзекләндерү |
200 |
Новозареченск |
- Новозареченск авылында юлларны (2 чакрым) төзекләндерү; - Дмитриевка һәм Измайлово авылларына илтүче юлларга (400 метр) вак таш җәю; - Николашкино авылында 1941-1945 елларда һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә обелиск төзү; - Николашкино авылында мәдәният йортыннан Совет урамы 2б санлы йортка кадәрге юлга вак таш җәю |
200 |
Покровский Урыстамак |
- Шарай авылында урамнарны яктыртуны реконструкцияләү, күмү инвентаре саклау өчен бина булдыру; - Бакалы, Кит-Озеро, Покровский Урыстамак авыллары эчендәге юлларны ремонтлау |
200 |
Поповка |
- Поповка, Югары Фоминовка авылларындагы зиратларны төзекләндерү |
300 |
Потап-Томбарлы |
- Потап-Томбарлы авылында юлларны төзекләндерү; - Васькино Туйралы авылында яңа зират төзү |
200 |
Салих |
- Яңа Чүте авылының Тукай урамындагы чишмәне төзекләндерү; - Салих авылында су башнясын алыштыру; - Хәнсевәр авылы зираты капкасын һәм коймасының бер өлешен алыштыру, зиратта чүп җыю мәйданчыгы булдыру |
150 |
Татар Кандызы |
- Авыл территориясен төзекләндерү |
200 |
Томбарлы |
- Татар Томбарлы авылының Чапаев урамындагы күперне капиталь ремонтлау; - Шәмәй авылы территориясен төзекләндерү; - Миңнегол авылы территориясен төзекләндерү; |
200 |
Удмурт Ташлысы |
- Алексеевка авылында зиратны коймалау; - Удмурт Ташлысы авылында суүткәргечләрне реконструкцияләү документларын рәсмиләштерү |
500 |
Шалты |
- Суүткәргечне карау |
200 |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев