Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда «Татар кызы» бәйгесе узды

Кызылъяр авылы мәдәният йортында “Татар кызы” халыкара бәйгесенең район этабы үтте.

Бөтендонья татар конгрессы җирле бүлекчәсе һәм район мәдәният бүлеге оештырган бәйгедә барлыгы унбер кыз катнашты. Менә кайда ул матурлык, грация, назлылык һәм тыйнаклык. Сәхнә түренә берсеннән берсе сылу, зифа буйлы кызлар күтәрелде. Алар матурлык бәйрәмендә дүрт конкурста – “Танышу”, “Сорау-җавап”, “Милли ризык”, “Иҗади” конкурсларда үзләрен күрсәтте, көч сынашты. Конкурсның һәр баскычы кызларның аерым бер сәләтен ачып бирде. Кызлар үзләре белән дә үзенчәлекле, оригиналь итеп таныштырдылар. “Сорау-җавап” конкурсында сылу кызлар үзләренең никадәр зирәк икәннәрен расладылар. Иң тәмле конкурсның берсе “Милли ризык” булгандыр. Әлеге бәйгедә дә кызлар сынатмады. Берсеннән берсе тәмле, зур осталык белән әзерләнгән милли ризыклар алып килеп, үзләренең уңганлыкларын, булганлыкларын күрсәттеләр. Ә инде иҗади конкурс исә иң күңеллеләрнең берсе булды. Зал тутырып килгән тамашачы дәртле биюләргә, моңлы җырларга, скрипка моңына, үзәк өзгеч шигырьләргә алкышларын бер минутка да тындырмады.

Бәйге буена кызлар үзләренең туган телләрен, татар халкының гореф-гадәтләрен белүләрен расладылар. Ике сәгатьтән артык барган матурлык бәйрәме сизелми дә үтеп китте. Жюри әгъзаларына җиңүчене билгеләргә бергенә дә җиңел булмады, чөнки кызларның һәрберсе “Татар кызы” исемен йөртүгә лаек иде. Нәтиҗәдә Баулының иң гүзәл кызы –“Татар кызы” дип Илмира Мәҗитова игълан ителде. Ул бүгенге көндә Әлмәт музыка көллиятенең IV курсы студенты. Чарада катнашкан һәр кыз лаеклы үз исемен алды. Кызлар бу көнне алкышларга, бүләкләргә, чәчәкләргә күмелде.

Конкурслар арасында чыгыш ясаган район мәдәният йорты артистлары, Кызылъяр авылы мәдәният йорты “Асылташ” балалар бию ансамбле ямь өстенә ямь өстәде.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев