Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда – алтын туй

Баулыда яшәүче Сәйрин һәм Асия Хәбибуллиннарның бергә гомер итүләренә 50 ел тулган. Алар алтын туйларын ЗАГС бүлегендә билгеләп үткәннәр.

Туй юбилейларын каршы алучы парларны ЗАГС бүлегендә хөрмәтләү традициясе дәвам итә: Сәйрин Мәгъдәнур улы белән Асия Госман кызын алтын туйлары белән тәбрик иткәннәр.


Хәбибуллиннар лаеклы тормыш юлы узганнар. Алар икесе дә Баулы эшчеләр бистәсендә туган. Сәйрин Мәгъдәнур улы, армия хезмәтен узганнан соң,  Чукоткада эшләгән, аннары Үзбәкстанда  электр үткәргечнең югары вольтлы линияләрен төзүгә өлеш керткән. Асия Госмановна үзенең хезмәт юлын резина продукция җитештерә торган заводта башлап җибәргән. 
Хәбибуллиннар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә сигез оныкларына сөенеп гомер итәләр.
Баулы районы ЗАГС бүлеге начальнигы Альбина Әхмәтова, юбилярларны котлап, Алтын берлек турындагы таныклык тапшырган. Хәбибулллиннар Баулы районының мактаулы юбилярлары китабына кул куйганнар. Аларны бу олуг бәйрәмнәре белән балалары, оныклары һәм элек бергә эшләгән хезмәттәшләре дә котлаган.


Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артисты Саҗидә Әхмәтҗанова башкаруындагы матур җырлар нур өстенә нур булган.


Баулы районы ЗАГС бүлеге материаллары буенча әзерләнде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев