Баулы журналистларын искә алдылар
Баулы үзәк китапханәсендә СССР Журналистлар Берлеге әгъзасы, язучы, шагыйрь Зөфәр Абдуллинны һәм рәссам, шагыйрь, журналист Сәгадәт Әхмәтшинны искә алу кичәсе булды.
“Туган ягым җәүһәрләре” дип исемләнгән кичәне үзәк китапханәнең “Илһам” иҗади берләшмәсе оештырды. Зөфәр Абдуллин белән Сәгадәт Әхмәтшинны искә алу чарасын бергә уздыру очраклы түгел. Аларның икесенең дә туган көннәре сентябрьдә, икесе дә – озак еллар редакциядә эшләгән танылган шәхесләр.
Люзия Габдрәфыйкова алып барган искә алу кичәсендә Зөфәр Габдулла улы турындагы истәлекләр Сәгадәт Газиз улы хакындагы хатирәләр белән үрелеп барды. Кичәгә алар белән якыннан аралашкан баулылар, хезмәттәшләре, туганнары җыелды. Зөфәр Абдуллинның кызы Фәридә Абдуллина әтисе турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
“Әтием 1927 елның 1 сентябрендә хәзерге Сарман районы Чураш авылында туган, – дип искә алды Фәридә Зөфәр кызы. – 1944 елның октябрендә аны фронтка чакырганнар. Бу соңгы хәрби чакыру булган. Әтием Севастополь шәһәрен, хәрби объектларны торгызуда, яңаларын төзүдә катнашкан. Шул елларда шигырьләр, мәкаләләр яза башлаган, аларны газеталарга җибәргән.
Зөфәр Абдуллин үзенең хезмәт юлы журналистика белән бәйли, төрле редакцияләр белән хезмәттәшлек итә. 1957 елда СССР Журналистлар берлегенә кабул ителә. 1971 елда Баулы районы газетасында эшли башлый, баш мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркатип була һәм 1997 елга кадәр хезмәт куя. Тормыш иптәше Фатыйма ханым да редакциядә эшли, корректор, тәрҗемәче вазифаларын башкара.
“Әтием “Ватаным Татарстан” газетасының үз хәбәрчесе дә булды. Әле дә исемдә: берәр хәбәр яза да, тиз барып җитсен дип, аны телефон аша әйтеп торып җибәрә иде. Гомумән, ул бик тиз яза иде”, – дип искә алды Фәридә Абдуллина.
Зөфәр Габдулла улы 2020 елда вафат булды. Аның ике кулъязмасы калган булган. Фәридә Абдуллина аларны җыеп, берсен китап итеп бастырып чыгарган. “Кара диңгез солдатлары” дип исемләнгән җыентыкта повесть, новеллалар һәм шигырьләре урын алган. Әле тагын роман һәм шигырьләре кулъязмасы бар.
Кичәдә Сәгадәт Әхмәтшинны да искә алдылар. Ул 1952 елда Ютазы районы Иске Урыссу авылында туа. Баулыда нефть һәм газ чыгару идарәсендә байтак еллар бизүче-рәссам булып эшли. Аннары аның язмышы Баулы районы газетасы белән бәйле. 29 ел гомерен редакциягә багышлаган Сәгадәт Газизҗан улы редакциядә озак еллар җаваплы сәркәтип булып эшләде, соңгы елларда тәрҗемәче вазифасын башкарды. Мәрхәмәтле, киң күңелле, ачык йөзле хезмәттәшебез бик талантлы да иде – оста баянчы, җырчы, рәссам булу өстенә, тимергә чүкеп ясау һәм аэрографика белән дә мавыкты, шигырьләр, хикәяләр, юморескалар иҗат итте. Сәгадәт Әхмәтшин 2014 елда 62нче яшендә арабыздан китте.
Искә алу кичәсендә аның тормыш иптәше Дамия Әхмәтшина да катнашты.
“Сәгадәт бик йомшак күңелле, бик юмарт кеше иде. Аның картиналары булмаган гаиләләр аздыр Баулыда. Үзебезгә дип ясаганны, берәрсе күреп мактаса, тоттырып чыгарып җибәрә иде”, – дип искә алды ул.
Сәгадәт абый аэрографика техникасы белән эшләнгән бер картинасын заманында Зөфәр Абдуллиның юбилеена бүләк иткән булган. Фәридә Абдуллина аны кичәгә алып килгән.
“Сәгадәт Зөфәр абый белән бергә эшләде, аларның юллары бер булды. Гомумән, редакция коллективын бик хөрмәт итә иде Сәгадәт, дип сөйләде Дамия апа. – Иҗат, җыр, рәсем ясау һәм музыкага мәхәббәт аның гомерлек юлдашы булды. Нәрсәгә тотынса, шуны җиренә җиткереп эшли торган кеше иде ул. Тимергә чүкеп ясау техникасын кулланып, өйдәге бөтен шкафларны үзе бизәде. Әле дә аларны чыгарып ташларга кул бармый, күпме хезмәте кергән бит аның. Бездә бер бүлмә музей кебек, анда – Сәгадәтнең эшләре. Квартира биргәч, обой чыга гына башлаган вакыт. “Әйдә, үзебез обой ясыйбыз!” – ди Сәгадәт. Китап кибетеннән миллиметрлы кәгазь алып, татар орнаменты белән обойлар ясадык”.
Дамия Әхмәтшина тормыш иптәшенең шигырьләрен дә укыды. Гомумән, искә алу чарасында шигырьләр һәм җырлар, истәлекләр күп яңгырады, архив фотолары һәм видеолары күрсәтелде. Гүя, Зөфәр абый да, Сәгадәт абый да бу матур кичәдә үзләре катнаштылар – аларның энергетикасы сизелми калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев